Теләче Информ

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм белән тәбриклибез!

Хөрмәтле райондашлар! Бу бәйрәмне без - Гражданнар, Бөек Ватан сугышында аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, хәрбиләрне, Ватанны саклаучыларны, тыныч тормышта фидакарь хезмәте белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез. Катлаулы чорда яшәсәк тә, бүген Россия...

Хөрмәтле райондашлар!

Бу бәйрәмне без - Гражданнар, Бөек Ватан сугышында аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, хәрбиләрне, Ватанны саклаучыларны, тыныч тормышта фидакарь хезмәте белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез.

Катлаулы чорда яшәсәк тә, бүген Россия армиясенең абруе кимеми, киресенчә, артканнан-арта гына бара. Яшьләр арасында армиягә карата ихтирам тәрбияләү, аның дәрәҗәсен күтәрү өчен республикада, районда максатчан эш алып барыла, элеккеге сугышчан һәм хезмәт традицияләре яңартылган сыйфатта дәвам итә.

Кадерле ир-егетләр!

Сезне барыгызны да - сугыш ветераннарын да, хәрбиләрне дә, тыныч хезмәт ияләрен дә - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: