Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

23 гыйнвар кичендә Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында Миңнегөл апаның “Аның күңеле җылы язлар кебек” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды

Олы Мәтәскә авылына килен булып төшеп, шунда эшләп гомер иткән һәм шунда ук бакый дөньяга күчкән Миңнегөл Хуҗиәхмәтованың китабы чыгу уңаеннан үткәрелгән моңсу кичәдә авылдашлары тарафыннан әлеге сүзләр аз әйтелмәде. Моңа Миңнегөл апаның сәхнә түренә элеп куелган шат, мөлаем елмаюлы рәсеме һәм сәхнәдән яңгыраган аудио язмалары да тәэсир итми калмагандыр....

Олы Мәтәскә авылына килен булып төшеп, шунда эшләп гомер иткән һәм шунда ук бакый дөньяга күчкән Миңнегөл Хуҗиәхмәтованың китабы чыгу уңаеннан үткәрелгән моңсу кичәдә авылдашлары тарафыннан әлеге сүзләр аз әйтелмәде. Моңа Миңнегөл апаның сәхнә түренә элеп куелган шат, мөлаем елмаюлы рәсеме һәм сәхнәдән яңгыраган аудио язмалары да тәэсир итми калмагандыр. Бу көнне үзенең рухы да шат булгандыр.

23 гыйнвар кичендә Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында Миңнегөл апаның "Аның күңеле җылы язлар кебек" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсендә аның адресына бихисап җылы һәм олы мәгънәгә ия сүзләре әйтелде. Үзе гомер иткән авыл халкына зур хезмәт куйган Миңнегөл апа әлегедәй кадер-хөрмәткә, зурлауга бик лаек.

Беренчедән, ул һөнәре буенча авылдашларының тәннәрен дәваласа, икенчедән, хәбәрче, шагыйрә һәм авыл остабикәсе буларак үзенең җылы, тормышчан язмалары, мәгънәле шигырьләре, дога-нәсихәтләре белән аларның җаннарына шифа-сихәт биргән. Аның изге күңеле хакында һәм игелекле гамәлләрен, замандашлары - Ак әбиләребез сагынып, юксынып күз яшьләре аша сөйләделәр. Гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган, соңрак, авылда имамлык вазифасын башкарган тормыш иптәше Хаҗинур абый белән алар Олы Мәтәскә авылы халкын дин юлына бастырганнар. Моның өчен аларга аеруча өлкән буын вәкилләре рәхмәтле.

Шунысы игътибарга лаек: үзенең әлегедәй күркәм сыйфатларын, милли тәрбияне, Миңнегөл апа, тормыш иптәше Хаҗинур абый белән берлектә, балалары күңеленә да күчерә алган. Бүген кызлары Чулпан, уллары Камил, Эмиль шигырьләр һәм җырлар яза, үзләре шуны ук сәхнәдән башкаралар. Бу юлы да шулай булды. Шигырь һәм җырларның күбесе әниләре Миңнегөл апаның якты рухына багышланды.

Килен каенана туфрагыннан диюләре хактыр. Киленнәре Зәнфирә дә иҗади хезмәттә, бүген авыл китапханәсен җитәкли, авылдашлары арасында милли әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез үрнәкләрен киң пропагандалый, авыл һәм район мәдәният йортларында узган мәдәни чараларда актив катнаша. Милләтебезгә, хак динебезгә хезмәт итә торган милли җанлы балалар һәм оныклар үстерү зур батырлык. Без моны Миңнегөл апаның Казанда яшәүче оныгы Гөлназ (Чулпанның кызы) мисалында да ачык күрдек. Үзеңнән соң кешелекле, ярдәмчел, белемле һәм иң мөһиме - милли җанлы кавем калдыру үзе зур бәхет. Кыскасы, үзенең бер шигырендә әйткәнчә, Миңнегөл апага узган гомере өчен үкенерлек булмаган. Ә бит алар буынына тормыш җиңелләрдән бирелмәде.

"Иң авыры ачлык булды. Мамадышта укыганда әни ике алабута ипие җибәрә торган иде. Аны беренче көнне ашап була, аннары, шакраеп ката. Бер атна шуны җебетеп ашый идек. Ул алабута әчесе һаман да авызда торган кебек. Ә Алабугада укыганда кичке унбердә ипи чиратында басып, иртәнге мизгелләргә кадәр торып, ипи җитмичә кычкырып елаган чаклар да була иде. Ә инде ипи эләксә, квартирга кайтып җиткәнче ашап бетерә яза идек», - дип язган иде бер мәкаләсендә Миңнегөл апа. Күңеленә илһам килсә, үткәннәрне искә алып, яңалыкларны сөенче итеп, шундук безнең редакциягә әнә шулай язмалар, шигырьләр юллый иде Миңнегөл апа. Үткән тормыш юлы авыр, катлаулы булса да, ул беркайчан да зарланмады, уңышлары белән масаймады. Баксаң, ул Олы Мәтәскәгә Ходай тарафыннан җибәрелгән тәннәрне һәм җаннарны савыктыручы фәрештә булган. Шуңа да аны авыл халкы әле дә ярата, зур хөрмәт белән искә ала. Гадилектә - даһилык диләр бит. Дөрес, китап тәкъдир итү кичәсенә Олы Мәтәскә халкы зал тутырып килгән иде димим. Һәм алай була да алмыйдыр (шигырьне аңлар өчен дә зур әзерлек кирәк - Ф.Н.). Әмма Миңнегөл апаның шәхесен олылаучы, аның иҗатын үз итүчеләр барысы да биредә иде. Аларның күбесе кичәнең гади тамашачысы гына булып калмыйча, Миңнегөл апа турындагы истәлекләре белән дә уртаклашты.

Мәсәлән, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин, Теләче җирлекара китапханә директоры Ризидә Дәүлиева, Олы Мәтәскә авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Әнвәрә Нигъмәтҗанова, авыл мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова, мөнәҗәт әйтү остасы Гөлнирә Салихова, авылдашлары, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәйсә Ахунова, авыл абыстае Саҗидә Шәрипова, шигъри күңелле Ак әби Нурбикә Бикчәнтәева, күршесе, ахирәте, сердәше Мәдәния Гыйльметдиновалар, Наилә һәм Нурзидә ханымнар шундыйлардан. Алар әлеге кичәне оештырганнары өчен Миңнегөл апаның балаларына, Олы Мәтәскә мәдәният йорты хезмәткәрләренә, урта мәктәп укучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев