Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

24 сентябрь көнне Теләчедә узган кросстан ФОТОРЕПОРТАЖ

"Милләтләр кроссы" үткәрелү безнең районда да күркәм традициягә әйләнде. Быел әлеге чара 24 сентябрь көнне узды. Массакүләм йөгерештә барлыгы 211 райондашыбыз катнашты. Спортчыларны иң элек муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. "Районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Менә әле яңа гына ачылган парк та моның ачык мисалы....

"Милләтләр кроссы" үткәрелү безнең районда да күркәм традициягә әйләнде. Быел әлеге чара 24 сентябрь көнне узды. Массакүләм йөгерештә барлыгы 211 райондашыбыз катнашты.

Спортчыларны иң элек муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. "Районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Менә әле яңа гына ачылган парк та моның ачык мисалы. Әлеге паркта рәхәтләнеп йөгерергә мөмкин. Шулай ук брусчаткалар җәелгән тротуарларыбыз бар. Гомумән, йөгерергә теләге булган һәркем елның теләсә кайсы вакытында рәхәтләнеп йөгереп кайта ала. Ә йөгерү безнең сәламәтлегебез өчен кирәк. Чөнки ул чыдамлылыкны арттыра", - диде район башлыгы үз чыгышында.

Соңыннан кросста катнашучылар кайнар чәй һәм өчпочмак белән сыйланды.

Алинә Шәмәрданова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев