Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

25 июн көнне Теләченең ял паркында Яшьләр көне уңаеннан "Буяулы бәйрәм" оештырылды

Узган шимбәдә Яшьләр көне уңаеннан Теләче ял паркында үткәрелгән бәйрәмне чын мәгънәсендә шулай дияргә мөмкин. Алдагы еллардан аермалы буларак, бәйрәмгә килгән яшүсмерләр, яшьләрнең күңелендә ул әнә шулай кереп калыр. Әлеге шаярулы уен-фестиваль безгә Һиндстаннан кергән. Холи фестивале буларак дан казанган әлеге чара хәзер безнең яшьләр арасында да популяр. Ул көнне...

Узган шимбәдә Яшьләр көне уңаеннан Теләче ял паркында үткәрелгән бәйрәмне чын мәгънәсендә шулай дияргә мөмкин. Алдагы еллардан аермалы буларак, бәйрәмгә килгән яшүсмерләр, яшьләрнең күңелендә ул әнә шулай кереп калыр. Әлеге шаярулы уен-фестиваль безгә Һиндстаннан кергән. Холи фестивале буларак дан казанган әлеге чара хәзер безнең яшьләр арасында да популяр. Ул көнне яшьләребез бер-берсен буяп рәхәтләнде дә соң!

Бәйрәм үзе, гадәттәгечә, рәсми котлаудан башланып китте. Аны бәйрәмгә килүчеләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җиткерде. Аның тарафыннан актив яшьләребезгә - Рәхим Ихсанов белән Альбина Вәлиевага "Олимп" яшьләр үзәгенең һәм районның яшьләре эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатлары, спорт сөюче егет-кызларыбызга ГТОның алтын билгеләре тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан соң чараны район үзешчәннәрнең бәйрәм концерты дәвам итте. Авыллардан җыелган яшьләребез исә командаларга бүленеп, футбол мәйданчыгында туп типте. Спорт ярышлары "Сәламәт һәм көчле яшьләр өчен!" девизы астында үтте. Мәйданның бер читендә республикабыз хәрби комиссариатыннан килгән вәкилләр теләге булганнарны контракт нигезендә армия хезмәте үтү тәртипләре белән таныштырдылар.Шулай биредә эшмәкәрләребез сәүдә иткән төрле тәм-том белән дә сыйланырга да, төрле аттракционнарда уйнап кәефне күхтәрергә мөмкин иде. Монысына аеруча балалар сөенгәндер.

Азактан Казаннан килгән ди-джей яшьләребез өчен күңелле уеннар һәм дискотека үткәрде.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев