Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

27 августта Республика көне уңаеннан узган чаралар. "Нәни чибәркәй" бәйгесе, кул эшләре күргәзмәләре (ФОТОРЕПОРТАЖ) I өлеш

27 август кичендә районыбыз халкы Республика көне уңаеннан Теләче ял паркында үткәрелгән бәйрәм чарасына җыелып, бергәләп күңел ачты. Өлкәннәребез генә түгел, яшьләребезнең дә, балаларның да күңеле шат булсын өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре, китапханәчеләр, Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге тренерлары зур тырышлык куйды....

27 август кичендә районыбыз халкы Республика көне уңаеннан Теләче ял паркында үткәрелгән бәйрәм чарасына җыелып, бергәләп күңел ачты. Өлкәннәребез генә түгел, яшьләребезнең дә, балаларның да күңеле шат булсын өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре, китапханәчеләр, Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге тренерлары зур тырышлык куйды.

Әлеге биттә сез 27-се үткәрелгән чаралардан фоторепортажның беренче өлешен күрә аласыз. Икенче өлешен исә биредән карарга мөмкин

Моннан тыш, мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл җирлекләрендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән төрле юнәлештәге кул эшләре, көзге нигъмәтләрдән төзелгән күргәзмәләрне карап, хзурланырга, күзне ял иттерергә мөмкин иде. Күгәзмәләрне әзерләүчеләр арасында аерым җиңүчеләр дә мәгълүм булды.

"Традицион булмаган материаллар» номинациясендә 1 урын - Кече Кибәхуҗа авыл җирлегеннән Роъно Шәепова белән Олы Мәтәскә авыл җирлегеннән Гөлия Вохминага бирелде. "Могҗизалы энә" номинациясендә 1 урынга - Олы Мәтәскә авыл җирлегеннән Аделина Ямщикова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Эльвира Сәгъдиева, Шәтке авыл җирлегеннән Ләйсән Кәримова һәм Камилә Шәриповалар лаек булды. "Төсле җепләр" номинациясендә Алан авыл җирлеге, "Табигать могҗизалары" номинациясендә Иске Җөри авыл җирлеге җиңүче булды. Җирлекләр арасында барга бәйгедә Олы Мәтәсәкә, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләре иң яхшылары дип табылды.

Мәктәпкәчә яшьтәге 16 кыз бала катнашкан "Нәни чибәркәй" бәйгесе бәйрәм чарасының иң күренекле һәм иң мавыктыргыч өлеше булгандыр. Күргәнебезчә, алмашка җыр-биюгә, шаян сүзгә һәвәс, баскан урынында ут чыгара торган яшьләр үсеп килә. Без әлеге сабыйларны киләчәктә белемле, тәрбияле һәм уңган-булган ханым-туташлар булып үсеп җитешерләр дип ышанып калыйк. Бәйгенең җиңүчесе булып, Теләче авылы кызы Нәфисә Галимова танылды. Сер итеп кенә әйтәбез, Нәфисә районыбызның сәхнә күрке булган пар Фәния белән Илсур Галимовларның кызы. Алма агачыннан төшми дип диюләре хактыр. Нәфисә дә әти-әнисе кебек, сәхнәдә үзен иркен, әмма итәгатьле тота. Матур итеп җырлый һәм бии.

Сумо көрәше, аркан тарту, шешәгә боҗра атып кидерү, капчык киеп йөгерү. гер ату кебек ярышларда аеруча балалар һәм яшүсмерләр актив катнашты. Республика программасы нигезендә төзелгән мәйданчыкта алты команда футбол уйнады. Арада Теләче, Олы Мәтәскә, Саба районының Сатыш авылы командаларын да күрергә мөмкин иде. Районда яшьләр арасында футбол сөюче яшьләребезнең арта баруын күреп күңел куана. Бу көнне күптән түгел Алабуга шәһәрендә булып узган республикакүләм яулаган өченче урынны яулаган яшь футболчыларыбызны да котладылар.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев