Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

30 декабрь кичендә Теләчедә узган Балмаскарадтан фоторепортаж

30 декабрь көнне район мәдәният йортында традицион Яңа ел тамашасы - Балмаскарад булып үтте. Район халкы аны ел да түземсезләнеп көтеп ала. Чөнки анда төрле образларга кереп яраткан үзешчәннәребез чыгыш ясый. Анда убырлы карчык та, җеннәр патшасы да, Сарык белән Кәҗә дә, Ульянов-Ленин бабай да, хыянәтче ир дә бар иде....

30 декабрь көнне район мәдәният йортында традицион Яңа ел тамашасы - Балмаскарад булып үтте. Район халкы аны ел да түземсезләнеп көтеп ала.

Чөнки анда төрле образларга кереп яраткан үзешчәннәребез чыгыш ясый. Анда убырлы карчык та, җеннәр патшасы да, Сарык белән Кәҗә дә, Ульянов-Ленин бабай да, хыянәтче ир дә бар иде.

Әлбәттә, Яңа ел тамашасы Кыш бабай белән Кар кызыннан башка узмый. Безнең бәйрәмдә дә алар төп геройлар иде.

Кыш бабай белән Кар кызы янәшәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тамашачыларны, район халкын Яңа ел белән котлады.

Уен-көлкеле, җыр-биюле тамаша өч сәгать дәвам итте һәм халыкка бик ошады.

Шул кичәдән фотоларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Фәнил Нигъмәтҗанов
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X