Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

30 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Тәбриклибез!

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Моны уртак бәйрәмебез дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Чөнки автотранспорт хезмәткәрләреннән башка халык хуҗалыгының бер тармагында да яшәешне, хезмәтне күз алдына китереп булмый. Оешма-предприятиеләребездә, авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә автотранспорт хезмәте файдаланылмаса, тормышыбыз ритмы бозылыр иде. Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре! Сезне...

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Моны уртак бәйрәмебез дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Чөнки автотранспорт хезмәткәрләреннән башка халык хуҗалыгының бер тармагында да яшәешне, хезмәтне күз алдына китереп булмый. Оешма-предприятиеләребездә, авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә автотранспорт хезмәте файдаланылмаса, тормышыбыз ритмы бозылыр иде.

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм алда торган бурычларны киләчәктә дә намус белән үтәрсез дип ышанып калабыз. Ветераннар һәм шушы тармакта игелекле хезмәт күрсәтүләрен дәвам итүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев