Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне; 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Тәбриклибез!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре белән ихлас котлыйбыз. Аның беренчесе - илебезнең күп милләтле булуын, милләтләр һәм диннәр арасындагы бердәмлекне гәүдәләндерсә, икенчесе Төп Законыбыз - Татарстан Конституциясе көне республикабыздагы тынычлыкның, икътисадый тотрыклыкның, халыклар дуслыгының ныклы гаранты булып тора. Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм...

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре белән ихлас котлыйбыз. Аның беренчесе - илебезнең күп милләтле булуын, милләтләр һәм диннәр арасындагы бердәмлекне гәүдәләндерсә, икенчесе Төп Законыбыз - Татарстан Конституциясе көне республикабыздагы тынычлыкның, икътисадый тотрыклыкның, халыклар дуслыгының ныклы гаранты булып тора. Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм булса да, инде ул Россия тарихында үз урынын, йөзен, традицияләрен булдырды.

Татарстан Конституциясенең 24 еллык тарихы бар. Шушы вакыт эчендә Төп Законыбыз нигезендә республикада, шул исәптән районыбызда, икътисадны, социаль өлкәне, халыкның көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән сәясәт алып барылды. Рухи-мәдәни өлкәдә ирешелгән уңышларны да, Россия һәм республикакүләм программаларның тормышка ашырыла барылуын да шуның йогынтысы дип аңларга кирәк.

Мөхтәрәм райондашлар! Сезне күркәм көзге бәйрәмнәр белән котлап, барыгызга да ышанычлы, матур киләчәк телибез. Ялларыгыз күңелле үтсен, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев