5 март көнне Алан урта мәктәбендә яңартылган музейны ачу тантанасы булды (репортаж + фотолар)

5 март көнне Алан урта мәктәбендә яңартылган музейны ачу тантанасы булды. Ике ел элек мәктәптә үткәрелгән капиталь ремонт вакытында музейга төзүчеләрнең кулы тими калган булган. - Ниһаять, бүген музеебыз икенче яшьлеген кичерә. Авылдашыбыз, шәхси эшмәкәр Хәким Һадиуллин гаиләсе химаясына без аны төзек, матур халәткә китерә алдык. Экспонатлар да музей җитәкчесе...
5 март көнне Алан урта мәктәбендә яңартылган музейны ачу тантанасы булды. Ике ел элек мәктәптә үткәрелгән капиталь ремонт вакытында музейга төзүчеләрнең кулы тими калган булган.
- Ниһаять, бүген музеебыз икенче яшьлеген кичерә. Авылдашыбыз, шәхси эшмәкәр Хәким Һадиуллин гаиләсе химаясына без аны төзек, матур халәткә китерә алдык. Экспонатлар да музей җитәкчесе Гөлсинә Кыямова тарафыннан зәвыклы, тематик яктан яңгырашлы итеп урнаштырылды. Сөенечебез чиксез зур. Музейны сафка бастыруда үз көчләрен кызганмаган Һадиуллиннар гаиләсенә, авылдашларга һәм укытучыларга, укучыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба ул теләп, сагынып килә торган урынга әверелсен. Музейның ишекләре һәркем өчен ачык, - диде ачылыш тантанасында Алан урта мәктәбе директоры Наил Хәсәнов.
Бу көнне аланлыларның сөенечен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов һәм Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев уртаклашты. Алар укучылар, авыл халкы алдында чыгыш ясадылар. Соңгысы даими иганәчелек эшчәнлеге өчен шәхси эшмәкәр Хәким Һадиуллинга җирлекнең иң олы бүләген - Рәхмәт хатын тапшырды. Чыгышлар Алан урта мәктәбе укучыларының җырлары, биюләре, нәфис сүзләре белән үрелеп барды.
Бөек Ватан сугышында катнашып, күп батырлыклар күрсәткән Әхмәдулла Хафизовның тормыш юлы һәм үзе исән чакта язып алып калынган истәлекләре белән аның оныгы Әлфия Гайнуллина таныштырды. Әхмәдулла Хафизов белән Тимершәех Нәҗметдиновларның орден-медальләре, киемнәре, шәхси әйберләре музейның күренекле җирендә урын алган. Музейда авылның тарихын, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы елларын һәм хәзерге чорны, данлы шәхесләрнең тормыш юлын, мәктәп тарихын чагылдырган бүлекләр булдырылган. Шулай ук Коммунистлар партиясе тарихы һәм Ленин шәхесе белән бәйле экспонатлар да биредә лаеклы урын алган.
- Алга таба да без укучылар, укытучылар һәм авыл халкы ярдәме белән яңартылган музейны тагын да кызыклырак мәгълүматлар белән баетырбыз дип, ышанып калам. Кайчандыр безнең яраткан укытучыларыбыз Рафис Зарипов, Фәсхетдин Фәттахов, Ләлә Зәйнетдинова һәм укучылар Советы башлап җибәргән эшне лаеклы дәвам итәргә ниятлибез. Хәзер моның өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә бар, - дип белдерде яңартылган музейда тәүге экскурсиясен үткәргән Гөлсинә Кыямова.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 16:16Кукмарада узган йөзү буенча ярышларда катнаштылар Бүген районыбызның бертөркем спортчылары Кукмара районында узган йөзү буенча ярышларда катнашып кайттылар.17800
-
22 май 2022 - 15:53Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте Бүген Теләченең үзәк стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте.11800
-
22 май 2022 - 09:37Матур хатирәләр яңарды 19 май - Бөтенсоюз Пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри мәктәбендә матур чара үтте.8900
-
22 май 2022 - 08:34«Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр Балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче укучылар Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр.9100
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.25900
-
22 май 2022 - 07:58Гипертония инсульт, инфаркт куркынычын арттыра Татарстанда яшәүче 400 меңнән артык кеше югары кан басымыннан интегә. Чынлыкта республикада артериаль гипертония диагнозы белән яшәүчеләр саны күпкә артык, дип фаразлый белгечләр.10300
-
21 май 2022 - 17:13Яңа төр, тәүге ярыш Бүген, ягъни 21 май көнне, “Батыр” спорт комплексында спортның Абсолют Реаль сугыш төре буенча ачык турнир булып үткәнен хәбәр иткән идек.19900
-
21 май 2022 - 16:29«Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды Бүген, ягъни 21 май көнне «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды.20600
-
21 май 2022 - 13:28Хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды 20 май көнне район мәдәният йортында мәгариф, хастаханә, мәдәният, спорт оешмалары, китапханә хезмәткәрен хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды.14900
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.27700
-
21 май 2022 - 09:15Эч катуны кефир белән груша бетерә Алма. Олы йомышны җайга салу өчен, клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Алмада исә эрүче клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә дә инде.16900
-
21 май 2022 - 09:12Ялларда Татарстанда җепшек кар көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк.16800
-
21 май 2022 - 09:09Россельхозцентр Татарстана пояснил, как эффективно бороться с болезнями озимых зерновых культур и избежать потерь урожая Специалисты «Россельхозцентра» Татарстана оценили состояние сельскохозяйственных культур в республике на 19 мая 2022 года. За неделю выборочно обследованы посевы озимых культур на площади 16,6 тыс. га (всего обследовано нарастающим итогом 130,7 тыс. га).11800
-
22 май 2022 - 12:38Мөселманнар арасында футбол ярышы бара
-
19 май 2022 - 06:32Пионерлар көне белән!
-
22 май 2022 - 11:49Районда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол ярышы бараБүген районыбызның "Батыр" спорт комплексында, мөселманнар арасында, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол ярышы бара.12100
-
22 май 2022 - 07:56Ком, ПГС, ОПГС, вакташ, керамзит, утын, опилка, горбыль, черемә. Тел. 896005792147600
-
21 май 2022 - 09:2011200
-
20 май 2022 - 08:17Иң җитезләр ачыкланды 19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.36500
-
20 май 2022 - 16:12Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз… Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора29500
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.27700
-
20 май 2022 - 08:20Роберт Галиев музеена экскурсия 18 май - Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар.26900
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.25900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика