Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

5 октябрь - Укытучылар Көне! Хөрмәтле укытучылар, сезне бәйрәмегез белән тәбриклибез!

Хөрмәтле укытучылар! Сезне, иң тыныч, гуманлы, игелекле һөнәр ияләрен, Халыкара укытучылар көне белән тәбриклибез! Укытучы һөнәре - бөек хезмәт. Элек-электән укытучыларыбызга карата ихтирам һәм хөрмәт яшәде, алар җәмгыятьнең алдынгы карашлы кешеләреннән саналды. Бүген дә Сез әлеге бөеклекне саклап, зыялылык, затлылык, гуманлык принципларын югары куеп, фидакарьләрчә хезмәт куясыз. Сезнең бүгенге уңышларыгыз...

Хөрмәтле укытучылар! Сезне, иң тыныч, гуманлы, игелекле һөнәр ияләрен, Халыкара укытучылар көне белән тәбриклибез!

Укытучы һөнәре - бөек хезмәт. Элек-электән укытучыларыбызга карата ихтирам һәм хөрмәт яшәде, алар җәмгыятьнең алдынгы карашлы кешеләреннән саналды. Бүген дә Сез әлеге бөеклекне саклап, зыялылык, затлылык, гуманлык принципларын югары куеп, фидакарьләрчә хезмәт куясыз. Сезнең бүгенге уңышларыгыз - алдыгызга куелган хезмәтне намус белән башкаруыгыз, эшкә җаваплылык һәм иҗади карашның матур үрнәге.

Сезгә алдагы көндә дә сабырлык, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кыйблагыздан тайпылмыйча, яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев