Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

6 март көнне Алан авылы мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә хезмәт куйган һәм куючы хатын-кызларны тәбрикләү тантанасы булды

6 март көнне Алан авылы мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә хезмәт куйган һәм куючы хатын-кызларны тәбрикләү тантанасы булды. 8 Март - Халыкара-хатын-кызлар көне уңаеннан аларны ширкәт җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов, ширкәт белгечләре Сәйдәш Дәүләтшин белән Айдар Кәримов, Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев һәм авылның үзешчән сәнгать осталары котлады. Аларның...

6 март көнне Алан авылы мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә хезмәт куйган һәм куючы хатын-кызларны тәбрикләү тантанасы булды. 8 Март - Халыкара-хатын-кызлар көне уңаеннан аларны ширкәт җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов, ширкәт белгечләре Сәйдәш Дәүләтшин белән Айдар Кәримов, Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев һәм авылның үзешчән сәнгать осталары котлады.

Аларның чыгышлары Илнар Хәсәнов, Гүзәлия Кәримова, Айгөл Җамалетдинова, Сиринә Исмәгыйлева һәм нәни җырчы Гөлсем Биккининаның дәртле җырлары, Рифат Һадиев белән Рәшит Гайнетдиновларның тальян моңнары белән үрелеп барылды. Моннан тыш, бәйрәмне алып баручылар Фәния Хәсәнова, Рәйхана Антонова һәм Гүзәлия Кәримова тарафыннан кунаклар өчен төрле уеннар үткәрелде, күмәк биюләр оештырылды. Бәйрәм барышында гүзәл затларыбызның фикерләрен дә сораштык.
Венера Вәлиуллина, бозау караучы:
- Яраткан хезмәтең, аңа тиешле түләү алу эш кешесе өчен зур канәгатьлек булса, җитәкчелекнең, авылдашларыңның ихтирамын тоеп яшәү тагын да күңелле. Авылыбызның мәдәният йорты директоры Фәния Хәсәнова башлап йөрде бу эшне. Җитәкчелеккә, хезмәттәшләремә, авылдашларга рәхмәттән башка сүз юк. Җитәкчебез һәркайсыбызга затлы сөлге дә бүләк итте әле.
Равилә Габделвәлиева, лаборант:
- Моңарчы әлегедәй бәйрәмнәр гадәттә терлекчеләр йортында үткәрелә иде. Ләкин быелгысы, мәдәният йортында үткәрелгәне аеруча күңелгә ятышлы булды.
Әлфия Кадыйрова¸ ясалма орлыкландыру технигы:
- Мондый бәйрәмнәрдән соң күңелләр сафланып, чистарынып калгандай була. Дәвамлы булсын иде ул. Дөрес¸ ашаган түгел, тураган белә диелә халык әйтемендә. Шулай булса да, мондый бәйрәмнәрне үткәрү зарур.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фотода: бәйрәмдә гүзәл затларыбыз өчен уеннарның төрлесе үткәрелде
Автор фотосы.
Р.S. Әлеге бәйрәмгә охшаш чара 5 март көнне җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте терлекчеләре өчен дә үткәрелде. Бәйрәм тантанасы бүләкләр өләшеп, мул сыйлы табын артында ашханәдә үткәрелсә, 6 март көнне гүзәл затлар хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелгән. Алар шатланып, газетабызның узган санында язылганча, декабрь аена түгел, гыйнвар аена хезмәт хакы бирелеп бетүен, инде февраль аена бирә башлаячакларын хәбәр иттеләр. Әлеге позитив яңалыклар аларны яңа хезмәт җиңүләренә рухландырсын. Хезмәтеңә тиешле хезмәт хакы алу һәр заман өчен актуаль мәсьәлә. Авыл хуҗалыгында бигрәк тә. Иртә таңнан торып, кичкә кадәр физик хезмәт башкарган сыер савучыларның хезмәт хакы башка һөнәр ияләре белән чагыштырганда аз иде. Шөкер, соңгы елларда хезмәт хакларында арту күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев