Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә? Югары Кибәхуҗа авылында бу сорауга җавап эзләдек (+ФОТОЛАР)

"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", - дигән бер акыл иясе. Шөкер, районыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр юк түгел. Быел барлыгы җиде пар бриллиант туйларын билгеләп үтә. Шуларның икесендә - Югары Кибәхуҗа авылында гомер итүче Ибраевлар һәм Әхмәтгалимовлар гаиләсендә мин дә кунак булдым. "60 ел бергә бәхетле...

"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", - дигән бер акыл иясе. Шөкер, районыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр юк түгел. Быел барлыгы җиде пар бриллиант туйларын билгеләп үтә. Шуларның икесендә - Югары Кибәхуҗа авылында гомер итүче Ибраевлар һәм Әхмәтгалимовлар гаиләсендә мин дә кунак булдым. "60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?" дигән сорауга алар бертавыштан: "Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә", - дип җавап бирде.

"Атка атланып, җырлап килде"

- Белмим, кайсы җиремне ошаткандыр инде Габделхай. Ә мин аның моңлы итеп җырлавын үз иттем. Велосипед белән, йә булмаса атка атланып килә иде яныма. Урамны яңгыратып җырлаган булыр иде үзе, - дип сүз башлады Гөлсәхрә апа.

Казаклар авылы кызы, җиденче сыйныфны бетергәч, Кибәхуҗадагы тегү артелендә эшли. Җырчы егет белән тәүге очрашулары шунда була. Ә аннан соң 21 ел фермада бозау карый ул. Габделхай абыйны гомере буе бригадир булып эшләгән дисәк тә ялгыш булмас. Армиядән кайткач, ул колхозга кырчылык бригадиры итеп билгеләнә. Аннан төзелеш бригадиры, ферма мөдире булып эшли. Пенсиягә чыккач та, Габделхай ага үзе кебекләрне туплап, төзүчеләр бригадасы оештыра.

- Саулыгым булса, әле дә тик ятмас идем. Тик язмыш гел сынап тора шул. Инсульт бәреп екты, - дип авыр сулап ала. Шулай да зарланырга яратмый. - Әбием, балаларым янымда. Аларга рәхмәттән башка сүз юк дип, мәхәббәтле карашын сөекле хатынына күчерә ул.

- Бер-бер артлы дүрт сабыебыз дөньяга килде. Кызганыч, бер улыбыз бер яшендә үк җир куенына керде. Калганнарының тормышлары җитеш, Аллахка шөкер, шуңа куанабыз, - дип, яшьле күзләрен сөртә Гөлсәхрә апа. Алар бүген бер өй аркылы гына яшәүче уллары Васил һәм киленнәре Ризәлә тәрбиясендә.

- Алтмыш яшем тулганда әти-әнием исән-сау булганга сөенеп яшим. Алга таба да Ходай тигезлекләреннән аермасын иде, - ди Васил абый. Ә икенче уллары Наил һәм кызлары Вәсилә гаиләләре белән Арчада яши. - Без бер-беребезне аңлап яшәдек. Эш бүлешү дигән әйбер бөтенләй булмады. Балаларыбыз да сүзебездән чыкмады, йөзебезгә кызыллык китермәде, тәртипле булдылар, - дип, һәр яңа туган көнгә сөенеп гомер итә Ибраевлар.

"Әти әнигә караганда да әйбәт булды..."

Зәкәрия һәм Бибифатыйма Әтмәтгалимовлар йортында безне иң элек Түбән Камада яшәүче кызлары Минзарига апа каршы алды. - Әниләр начар була алмый. Ә безнең әти әнигә караганда да әйбәт булды. Беркайчан кул күтәрү, ачулану дигән нәрсәне күреп үсмәдек. Аларның түзем булуларына соклана идек, - ди ул.

Зәкәрия абыйга яшь вакытта күпне күрергә туры килгән, ләкин бирешмәгән. Үзенә яр итеп Максабаш авылы кызы Фатыйманы сайлаган. Бүген ул беренче төркем инвалид. Инде күзләре күрми башлаганга да унике ел вакыт үткән. Шулай да җор теллелеген югалтмаган.

- Бабаем гомере буе балта остасы булды. Авылда ул салмаган йортлар сирәктер, - дип аркасыннан сөя Фатыйма апа. Ә үзе тормышка чыкканчы фермада 12 ел сыер сава, урман кисәргә йөри. Кияүгә чыккач, колхозда төрле эштә хезмәт куя. - Кычыткан, черек бәрәңге ашадык. Шуңа да нык, чыдам булганбыздыр, - ди Әхмәтгалимовлар. Алар биш бала - ике кыз, өч малай тәрбияләп үстерәләр.

Кызганыч, бер уллары 48 яшендә якты дөнья белән хушлаша.

- Балакаемны бик сагынам. Матур итеп тальянда уйный иде. Көн дә шул гармунын сыйпыйм, - дип, яшьле күзләрен сөртә ана кеше. - Балаларыбыз барысы да бик әйбәт. Күршебездә генә оныгыбыз Салават яши. Ул көн дә хәлебезне белә. Авылда яшәүче кызыбыз Рәмзинә белән киявебез Васил да бик тәрбияли, рәхмәт үзләренә, - ди Фатыйма апа.

Бүген аларның 13 оныгы, 6 оныкчыклары бар. Сүз уңаеннан, җырчы Алинә Сафиуллина да Зәкәрия һәм Фатыйма Әхмәтгалимовларның оныклары икән.

Алинә ШӘМӘРДАНОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X