Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

76 еллыкка - 76 төп агач

”Хәтер бакчасы” халыкара акцияcенә Теләче авылында яшәүче Нургали Шалахмәтов гаиләсе дә актив кушылды.

”Хәтер бакчасы” халыкара акцияcе  Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә багышлап уздырыла. Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча Совет кешесе истәлегенә шул санда агачлар утыртылачак.  Яу кырында ятып калган Татарстанның 350 мең үлемсез батыры истәлегенә республика биләмәсендә 500 меңгә якын үсенте утыртылачак. Акция әйләнә-тирәбезнең яшелләндерү максатында да зур роль уйный. Алеге акциягә Теләче авылында яшәүче Нургали Шалахмәтов гаиләсе дә актив кушылды.

Шаләхмәтовлар үзләренең йорты янәшәсендә җир кишәрлеге бүлеп алып нәни агачлар паркы булдырырга алынган. Мисал өчен, алар быел өлкән улы Наил белән әлеге участокта Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлап 76 алты төп агач утыртканнар. Алар арасында кедр, каштан, сирень, туя, слива, чыршы  кебек агачлар бар.

Нургали әфәнде белдергәнчә, аның Мөхәммәди бабасы (әнисенең әтисе) һәм аның абыйсы Каниф белән энесе Ибраһим - өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Өчесенә дә туган авыллары Карачтауга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган. 1941 елда сугышка алынган Ибраһим ага туган авылына күкрәк тулы орден-медальләр белән 1947 елда гына әйләнеп кайта. Ул чакта батыр солдатның күкрәген “Кызыл Йолдыз”, “Бөек Ватан сугышы” орденнары һәм күп санлы медальләр бизәгән. Мөхәммәди бабасы 1941 нче елның июлендә үк сугышка киткәч, Вазифа әби берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән ялгыз кала. Гөлнисага - алты, Василга - өч яшь, нәни Рифкатькә нибары алты ай гына була. Никадәр генә авыр булмасын, Вазифа әби балаларын ач-ялангач итмәс өчен сугыш елларында сыер асрый, сөттән, эремчектән өзми. Каенанасына ул: ”Әгәр үлә-нитә калсалар, Мөхәммәди алдында ничек җавап бирермен”, - дия торган була. 

Нургали әфәнденең хәләл җефете Гөлниса ханымның Фәсхетдин бабасына сугыштан кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Ватан азатлыгы өчен барган аяусыз көрәштә башын сала батыр якташыбыз.

  • Әлеге агачларны без  якыннарыбызның якты истәлеге булып, тирә-юньгә ямь, сафлык торсын дигән ният белән утыртабыз. Оныкларыбыз өчен дә бер истәлек булыр. Алар да үз агачларын утыртып, “Хәтер бакчасы”на өлешләрен кертерләр дип уйлыйм, - диде матур киләчәккә зур ышаныч белән Нургали әфәнде.

Фәнил Гаязов

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев