Теләче Информ

9 октябрь авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре көне. Бәйрәмегез белән тәбриклибез!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән чын күңелдән тәбриклибез. Бу һөнәри бәйрәм бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Әмма быелгы бәйрәм...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән чын күңелдән тәбриклибез.

Бу һөнәри бәйрәм бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Әмма быелгы бәйрәм тагын да үзенчәлекле: быел июль-август айлары коры булуга карамастан, игенчеләребез басу-кырлардан мул уңыш җыеп алуга, терлекчеләребез сыйфатлы продукция җитештерүгә иреште. Бу авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, иген игүнең заманча ысулларын һәм орлыкларның уңдырышлы сортларын игү нәтиҗәсендә ирешелә.

Соңгы елларда республиканың әлеге тармактагы сәясәте авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүне арттыруга гына түгел, авылның тормыш-көнкүрешен тамырдан яңартуга да юнәлдерелә. Яшь гаиләләр өчен торак йортлар төзелүгә ярдәм күрсәтелә, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар да уңышлы эшләп килә. Авыл кешеләре тормышның яхшыга үзгәрүен үз гаиләләре мисалында күрәләр.

Кадерле игенчеләребез, терлекчеләребез! Тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәрәкәтле тормыш телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: