Теләче Информ

Агроном, энергетик, химиклар кирәк…

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Чыгарылыш сыйныф укучыларының да, ата-аналарның да башларында бер уй: «Кая барырга?», «Нинди һөнәр сайларга?».

Узган җомгада район мәдәният йортында аграр тармакка караган уку йортларыннан килгән вәкилләр, шул сорауларга ачыклык кертү максаты белән, районыбыз укучылары белән очрашты.
- Бүген безгә яхшы әзерлекле авыл хуҗалыгы белгечләре дә, энергетиклар да, химиклар да бик кирәк. Районда эшләп килүче сәнәгать мәйданчыгы турында ишетеп беләсездер, шулай ук тиздән сыекландырылган газ җитештерү буенча да завод төзелә башлаячак. Шулай булгач, сезне үзебезнең җирлектә эшләргә, яшәргә чакырып калабыз,- диде очрашуда катнашкан район башлыгы Илдус Зарипов.
Булачак студентлар белән очрашуда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, Казан Дәүләт аграр университетыннан, Казан Дәүләт ветеринария академиясеннән, Саба аграр колледжыннан килгән вәкилләр катнашты.
Алар һәрберсе үз уку йортларының структурасы, эшчәнлеге, укырга керү шартлары белән таныштырды.
- Соңгы елларда авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрендә эшләргә әзерлекле кадрларның җитмәве борчуга сала. Мәсәлән, республика буенча профильле белгечләр 92%, мал табиблары 88%, агрономнар 86%, зоотехниклар 84% тәэмин ителгән. Укып бетергәч тә авыл җиренә кайтып эшкә урнашырга теләк белдерүчеләр аз, - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек мөдире урынбасары Газинур Нигемәтҗанов. Соңгы 4 елда уку йортларын тәмамлап, Министрлык тарафыннан махсус юллама белән эшкә җибәрелгән 487 кешенең 358 генә авыл җирендә төпләнеп калган.
Биредә уйланырлык саннар юк түгел. Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайткан белгечләргә бер ел буена ай саен хезмәт хакына 5 мең сум акча өстәлә, эшкә урнашкач югары белем алучыларга - 100 мең сум, махсус урта белемлеләргә - 50 мең сум күләмендә бер тапкыр өстәмә пособие түләнә.
- Безнең идарәгә килегез, сорашыгыз. Махсус юллама белән уку йортына керергә мөмкинлек бар. Бүгенге көндә әлеге юллама нигезендә укырга кергән студент 10 мең сум (!) степендия ала. Укып бетереп, эшкә урнашып, биредә төпләнеп калырга уйлыйсыз икән, дәүләт программасы нигезендә йорт салу өчен субсидия бирелә,- дип ассызыклап узды очрашу барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.
"Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул", - дигән халык әйтеме бар бит. Әти-әни кушкан җиргә укырга кереп, аннары "бу минем профессиям түгел икән" дип йөргәнче, бәлки чынлап та, үз авылыңа кайтып, инженер, я булмаса зоотехник, мал табибы, агроном булып эшкә урнашсаң, күпкә отышлырактыр.
Алсу
Җиһаншина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: