Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Айдарлар булдырды

Бер атна вакыт узса да, күңел әле дә 9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән тантаналарда йөри. Әйе, әлеге уңайдан районда бик күп тантаналар, чаралар үткәрелде.

Шуларның иң күренеклесе, мөгаен, өч көн дәвамында район мәдәният йортында узган "Җиңүгә илткән юллар" дип исемләнгән сәнгать фестиваленең гала-концертлары булгандыр. Әлеге тамашалар шыгрым залларда үтте. Әлбәттә, фестивальнең иң олы кунаклары ветераннар, тыл хезмәтчәннәре иде. Моннан тыш, авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәрне бүләкләгәндә быелгы язгы чакырылышта армиягә китәсе егетләргә дә юлга изге теләкләр әйтелде. Аны егетләребезгә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән Саба һәм Теләче хәрби комиссариаты хезмәткәрләре җиткерде.
Фестиваль кысаларында үткәрелгән театрлар бәйгесенә килсәк, бу юлы беренчелекне Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы (җитәкчесе Айдар авыл мәдәният йорты директоры Резеда Фәләхиева) яулады. Фестивальдә җиңү яулаган Сәет Шәкүровның "Саф күңелгә тап төшми" әсәрен алар Теләче тамашачысына 7 май көнне тәкъдим итте. Һәм айдарларның чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Жюри тарафыннан тиктомалга гына беренче урын бирелмәгән үзләренә. Айдар авылының үзешчән артистларын зур җиңүләре белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлеге җитәкчесе Камил Саттаров тәбрикләде. Соңгысы үзенең чыгышында Айдар авылы үзешчәннәренең Халык театры исеменә дәгъва кылу мөмкинлекләре барлыгын да белдерде. Әлеге куанычлы хәбәргә бер айдарлар гына түгел, залдагы күпсанлы тамашачылар да сөенде. Шуңа да алар шаулатып кул чаптылар. Моннан тыш, тантанада тетарлар бәйгесендә призлы урын театр коллективлары һәм аерым номинацияләрдә җиңү яулаган артистлар да бүләкләнде. Икенче урынга Габделхай Сабитовның "Кичерелгән гөнаһ" әсәре белән Шәтке авылы үзешчәннәре лаек булса, өченче урынны Наҗар Нәҗминең "Гармунчы дус "спектакле белән мәтәскәләр яулады.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X