Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ак халатлы фәрештәләр

Россия шәфкать туташлары ассоциациясе карары белән 12 майда “Җаваплы изге һөнәр ияләре көне” буларак билгеләп үтелә.

2020 елда без аларның  сабырлыгына, фидакарьлегенә тагын бер кат инандык, сокландык һәм хәйран калдык. Алар үзләрен чын мәгънәсендә иң шәфкатьле, иң миһербанлы һөнәр ияләре итеп таныттылар. Алар ярдәм сорап баккан күзләрдә өмет уяткан, кеше өчен иң кадерле әйбер - сәламәтлеге сагында торган, янәдән тормышка кайтарган, терелткән кешеләр…

Хөрмәтле укучылар, истәлекле көннәре уңаеннан, без аларны фоторәсемгә төшереп, сезнең хозурыгызга тәкъдим итәргә булдык. Әлеге рәсемнәрдә сез - район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташларын - палата шәфкать туташы - Нәфисә Хәйруллинаны, анестезиолог ярдәмчеләре -  Фәния Гарипова белән Флера Исрафилованы, өлкән шәфкать туташы -  Гөлнара Мортазинаны, процедуралар ясаучы шәфкать туташы -  Гөлнара Ахунованы, операция бүлмәсе шәфкать туташлары - Наилә Никулина белән Әнисә Хәйруллинаны, терапия бүлеге шәфкать туташлары - өлкән шәфкать туташы Миләүшә Сафина, палата шәфкать туташы Альбина Камалова, процедуралар ясаучы шәфкать туташы Рузалия Дәүләтшина, балалар бүлеге шәфкать туташы Лилия Вәлиева, терапия бүлеге санитаркасы Рәмзия Әхмәтҗанованы һәм поликлиника бүлеге шәфкать туташлары - участок шәфкать туташлары Лилия Корбанова белән Эльмира Гыйләҗева, өлкән шәфкать туташы Резедә Фатихова, УЗИ бүлмәсе шәфкать туташы Кира Хаҗиева, акушерка Раилә Корбанова, процедуралар бүлмәсе шәфкать туташы Гөлгенә Шәвәлиева, физиотерапия бүлмәсе шәфкать туташы Сиринә Гатиятова, ЭКГ бүлмәсе шәфкать туташы Лилия Рәхмәтуллина, окулист бүлмәсе шәфкать туташы Алсу Абдуллина, хирург бүлмәсе шәфкать туташы Румия Әхмәтҗанова, участок шәфкать туташы Зәлинә Мөбәрәкова, акушерка Сирин Нурлыгаянова, инфекцион бүлмә шәфкать туташы Гөлия Сабирҗанова, нарколог һәм психиатр бүлмәсе шәфкать туташы Лиана Вәлиуллина,  инфекцион бүлмә шәфкать туташы Раилә Гәрәева һәм кабул итү бүлмәсе шәфкать туташы Илһамия Сәетоваларны күрәсез.  

Аларны һәм район үзәк хастаханәсендә хезмәт куючы барлык шәфкать туташларын табигатьнең иң гүзәл һәм садә чорында билгеләп үтелүче һөнәри көннәре белән ихлас котлап, күтәренке кәеф һәм киләчәктә дә район халкына лаеклы хезмәт итүләрен теләп калабыз. Киләчәкләре язның үзе кебек җылы, матур,  кояш кебек якты булсын.

 

 

 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X