Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара

Бу көннәрдә республикада, районыбызда традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара. Әлеге уңайдан 24 август көнне районыбызда күләмле чара үтте. Район мәдәният йортында узган тантанада районыбыздан беренче сыйныфка баручы 130 балага уку кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар тапшырылды. Аларны ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры...

Бу көннәрдә республикада, районыбызда традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара. Әлеге уңайдан 24 август көнне районыбызда күләмле чара үтте. Район мәдәният йортында узган тантанада районыбыздан беренче сыйныфка баручы 130 балага уку кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар тапшырылды.

Аларны ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ышанычлысы Гүзәлия Минкина өләште. Җитәкчеләребез беренче сыйныфка баручы яшь райондашларыбызга теләкләрнең иң изгеләрен җиткерделәр, сәхнәдән торып, балалар белән җанлы әңгәмә кордылар. Ә балаларның, әти-әниләрнең рәхмәтен, үзләренә Олы Мәтәскә авылында яшәүче биш бала анасы, беренче сыйныфка баручы Инсафның әнисе Илһамия Ибәтуллина җиткерде.

Әлбәттә, бу көнне беренче сыйныфка баручылар хөрмәтенә өлкән сыйныфларда укучы абый-апалары тарфыннан җырларның, биюләрнең иң матуры, иң дәртлесе башкарылды. Алар һәм аларның әти-әниләре тантанадан зур сөенеч һәм зур канәгатьләнү хисе белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев