Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Актив тормыш үрнәге

29 һәм 30 ноябрь көннәрендә "Батыр" спорт комплексында ТР муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысыларында волейбол буенча авыл районнары арасында республика беренчелеге булып үтте. Анда муниципаль хезмәткәрләрдән торган 12 команда көч сынашты.

Аны ачу тантанасында ТР волейбол федерациясенең Башкарма директоры, уеннарның баш хөкемдары Мансур Кәримов, аның ярдәмчеләре һәм ТР муниципаль хезмәткәрләр Спартакидасының баш сәркатибе Илгиз Габбасов катнашты. Республика беренчелегенә җыелган спортчы муниципаль хезмәткәрләрне, районыбыз кунакларын һәм волейбол уенын сөючеләрне Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин сәламләде. Ярышларны ачу тантансынада ТР волейбол федерациясенең Башкарма директоры Мансур Кәримов аңа хатын-кызлар арасында узган алдагы ярышта җиңүебез һәм ярышларны үткәрүче район буларак 30 мең сум күләмендә акчалата сертификат тапшырды. Бу көннәрдә шундый ук ярышлар Чаллы, Мамадыш шәһәрләрендә дә булып узды. Чаллыда зур шәһәрләрдә эшләүче муниципаль хезмәткәрләр волейбол уйнаса, Мамадышта кече шәһәрләрдән җыелган волейбол командалары көч сынашты.
30 ноябрь көнне җиңүчеләрне тәбрикләү һәм ярышларны ябу тантанасы булып үтте. Ике көн дәвамында барган кискен көрәштә Чүпрәле районы командасы җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Югары Ослан командасы белән Чирмешән районы муниципаль хезмәткәрләре яулады. Дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннарда Мөслим, Теләче, Биектау районы командалары. Ярышта җиңүче командаларга медальләрне һәм Мактау грамоталарын Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, ТР волейбол федерациясенең Башкарма директоры, ярышларның баш хөкемдары Мансур Кәримов һәм ТР муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының баш сәркатибе Илгиз Габбасов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев