Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алан авылы мәдәният йортында узган укытучылар киңәшмәсеннән ЗУР ФОТОРЕПОРТАЖ

Бу көннәрдә балалар гына түгел, без - өлкәннәр дә мәктәп рухы, яңа уку елына хәзерлек мәшәкатьләре белән яшибез. Узган шимбәдә Алан авылы мәдәният йортында узган киңәшмәдә районыбыз укытучылары узган уку елына нәтиҗә ясап, алга бурычлар билгеләделәр. Нәтиҗәләр айга менәрлек булмаса да, куандырырлык. Мәсәлән, сыйфатлы белем бирү рейтингында районнар арасында узган...

Бу көннәрдә балалар гына түгел, без - өлкәннәр дә мәктәп рухы, яңа уку елына хәзерлек мәшәкатьләре белән яшибез. Узган шимбәдә Алан авылы мәдәният йортында узган киңәшмәдә районыбыз укытучылары узган уку елына нәтиҗә ясап, алга бурычлар билгеләделәр.

Нәтиҗәләр айга менәрлек булмаса да, куандырырлык. Мәсәлән, сыйфатлы белем бирү рейтингында районнар арасында узган ел 43 нче урында булсак, быел 27 нче урынга күтәрелгәнбез. Димәк, тырышсак, "сары"дан - "яшел зона"га, беренче, икенче унлыкка күчә алачакбыз. Моның өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлегедәй бурыч киңәшмә барышында район башлыгы Илдус Зарипов тарафыннан да ассызыкланды. Ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының эшләр идарәчесе Марсель Әсәдуллин район мәктәпләре базасының матди яктан бай булуын һәм барлык төр укучылар белән дә эшли, үз эшчәнлеген объектив анализлый, үз тәҗрибәләрен төрле дәрәҗәдә гомумиләштерә белүче укытучылар күп булуын билгеләп узды. Шул ук вакытта мәгариф эшендә камиллекнең чиге юклыгына да басым ясады.

Район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә "Нур" фонды тарафыннан күрсәтелгән матди ярдәмнең зур булуын билгеләп узды. Ул белдергәнчә, федераль, республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларның укытучыларына, Бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларга һәм укытучыларга 917000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. "Әлегедәй кызыксындыру чаралары алга таба да булачак," - диде мөдир.

Елдагыча, киңәш-мәнең тантаналы өлешендә җитәкчеләребез хөкүмәт бүләкләренә ия булучыларны, төрле бәйге-конкурсларда җиңүчеләрне һәм мәгариф учреждение-ләре коллективларын бүләкләде, яшь педагоглар эшкә кабул ителде. Быел, уку йорты тәмамлап, районга өч яшь белгеч эшкә кайтты. Киңәшмәдә район мәгариф учреждениеләренең узган уку елындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Район хакимияте тарафыннан булдырылган 100 мең сумлык грантка Олы Мәтәскә урта мәктәбе коллективы лаек булды.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X