Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алан авыл җирлеге сәркәтибе Гөлназ Каюмова һәр эшкә өлгер

Хезмәттә генә түгел, җирлек тормышында да актив.

Алан авыл җирлеге сәркәтибе Гөлназ Каюмова хакында үз эшенең остасы дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Эшен җиренә җиткереп башкаручы Гөлназ ханым авыл җирлегендә Алан авылына тормышка чыккан көннән, 1992 елдан бирле эшли. Башта биредә ул бухгалтер ярдәмчесе хезмәтен башкара, 2009 елдан аңа сәркатип вазыйфасын йөклиләр. Бухгалтерия системасында эшләгәнлектән, бу хезмәтенә төшенү дә кыенлык тудырмый. Һәр эштә пөхтә булган Гөлназ әлеге хезмәтен дә күңел биреп башкара. “Кеше нинди сорау, гозер белән килсә дә, игътибар белән тыңлап, закон таләпләре нигезендә аларга ярдәм итәргә тиешбез. Кеше бер юкка, йомышы булмаса, безнең ишекне какмый. Хезмәтебездә сабыр, кешелекле булу мөһим”, - ди ул.

Хезмәттә генә түгел, җирлек тормышында да актив. Хоккей да уйный, концертларда катнашырга да вакыт таба. Авыл җирлегендә эшләүче хезмәткәрнең эш вакыты төгәл сәгатьләр белән билгеләнмәгән. Ял көннәрендә ярминкәләрдә, чараларда катнашу дисеңме. Тормыш булгач, эш вакыты тәмамлангач та, кемгәдер бик тиз арада белешмә кирәк була. Гөлназ Каюмова моны шулай тиеш дип кабул итә. Якыннары да аның җаваплы хезмәтен аңлап, һәрчак ярдәм итәләр. “Хезмәтеңне яратып эшләргә кирәк, шул вакытта аның кыен яклары сизелми, һәр һөнәрнең үзенең авырлыгы бар”, - ди ул. Матур хезмәтенең нәтиҗәсе турында күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев