Алан җирлегендә бер төркем республика яшьләре нәрсә эшли икән?
Татарстан Республикасының Студентлар отрядлары «Игелекле эшләр десанты» 16 август көнне Теләче районына килде.
Алар бу көнне Алан авыл җирлегендә булдылар. “Игелекле эшләр” акциясе кысаларында Алан авылының мәчет биләмәсен тәртипкә китерделәр һәм эчендә җыештыру эшләрен башкардылар. Шулай ук мәктәп укучылары белән дә эшләргә вакыт таптылар. Кич белән студентлар мәдәният йортында концерт куйдылар.
Чараның матур мизгелләре Эльмира Әхмәтҗанова фото һәм видеоларында.
Видеоязманы Зөһрә Сәйфетдинова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев