Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алан тимерчеләре кайбер эшләнмәләрне сәнгать дәрәҗәсендә башкаралар икән

Эретеп ябыштыручы, токарь, тимерче... Бүген алар авылда иң кирәкле һөнәр ияләре. Мәсәлән, бер көнне мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте әлегедәй байлык-бәхеткә ия. Остаханәдә әлеге һөнәр ияләре белән очрашып, хезмәтләренең үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык. Бу дүрт асыл егетне эшче һөнәрләренә ия булулары, дус-тату булып, туган төбәкләренә хезмәт итүләре берләштерә. Әхмәт...

Эретеп ябыштыручы, токарь, тимерче... Бүген алар авылда иң кирәкле һөнәр ияләре. Мәсәлән, бер көнне мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте әлегедәй байлык-бәхеткә ия. Остаханәдә әлеге һөнәр ияләре белән очрашып, хезмәтләренең үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык. Бу дүрт асыл егетне эшче һөнәрләренә ия булулары, дус-тату булып, туган төбәкләренә хезмәт итүләре берләштерә.

Әхмәт Хәбиров менә 28 ел инде тимер кыра. Махсус белеме юк, шуңа да карамастан, аның зур тәҗрибәсе һәм осталыгы бар. Армиядән кайтуга шушы эшкә алынган. Үзенең остазы итеп, бүген авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Әхмәт Хаҗиевны саный. Нәкъ менә ул аны тимер кыру серләренә төшендерә дә. Хуҗалыкның машина-тракторларына, тагылма җайланмаларга болт-гайка кырудан тыш, аңа кайчакта авылдашларының да гозерен үтәргә туры килә. Әхмәт берсен дә борып җибәрми. Эшен ювелирлача оста башкаруын белдереп: "Энәне дә кыра", - ди авылдашлары аның турында, уенын-чынын бергә кушып. Аның нигезендә күпмедер хаклык ятуын да онытмыйк.

Эретеп ябыштыручы Фәнис Закиров турында да шуңа охшаш реплика ишеттерделәр. "Безнең Фәнис Әхмәт кырган энәне эретеп ябыштыра", - диделәр. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Фәнис тә шушы ширкәттә 25 ел хезмәт куйган үз эшенең остасы. Кайчандыр Сабада "Сельхозтехника" берләшмәсендә бер айлык курсларда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән Фәнис бүген 6 нчы разрядка ия. Ширкәтнең өлкән эретеп ябыштыручысы буларак, ул күбрәк остаханәдә хезмәт куя икән. Вакыты-вакыты белән ферма торакларында, агач яру цехында да эшләргә туры килгән. Ә менә яшьрәк буын вәкиле - эретеп ябыштыручы Дамир Биккининга сезонлы эшләр вакытында күбрәк басуда булырга туры килә ди. Эретеп ябыштыручы һөнәренә ул Чаллы шәһәрендә укыган, соңрак "Кулонстрой" төзелеш фирмасында эшләгән. Өч ел инде ул туган хуҗалыгында хезмәт куя.

Тимерче... Шулай диюгә, күз алдында данлыклы фильм герое Будулай килеп баса. Хәзер тимерче һөнәре киноларда гына яши дисәк тә, дөрес булыр. Чөнки без белгән тимерче агайлар күптән гүр иясе инде. Аларга алмашка яшьләр килмәде диярлек. Булса да, берән-сәрән генә, Радик Җамалиев кебекләр генә бу һөнәргә тугры калды. Остаханә мөдире Илнар Исмәгыйлев әйтүенчә, Радик районда бердәнбер тимерче. Әллә шаяртты, әллә дөресен әйтте Илнар. Шаяртса да, иң остасы һәм тырышы бездә дип әйтүе булгандыр. Осталыкка ул Галимхан Кәримовтан өйрәнеп калган. Биш ел инде Радик шушы авыр, ләкин мавыктыргыч, иҗади хезмәттә. Кайбер эшләнмәләрне ул сәнгать дәрәҗәсендә башкара икән.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фотода: Сезонлы эшләр чорында авылда эшче һөнәрләренә ихтыяҗ аеруча зур, - диләр бүген авыл тоткасы булган Әхмәт, Фәнис, Дамир һәм Радик.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев