Алан урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
“Районда “Мәгариф” милли проекты кысаларында һәм депутатларыбыз ярдәме белән 24 мәктәптә һәм бер балалар бакчасында махсус шахмат зоналары ачылды.
“Районда “Мәгариф” милли проекты кысаларында һәм депутатларыбыз ярдәме белән 24 мәктәптә һәм бер балалар бакчасында махсус шахмат зоналары ачылды. Алар барлык кирәк-яраклар: махсус өстәл-урындыклар һәм сәгатьләр белән җиһазландырылды.
Алан урта мәктәбендә шахмат зонасы тантаналы төстә ачылды. Бәйрәмгә мәктәп коллективы ныклап әзерләнгән. Әлеге мәктәптә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”н да истә чыгармаганнар. Җырлар, биюләрдә милләтләрнең дус, тату яшәүе чагылды. Чарада катнашкан район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов балаларны тәбрик итеп, зур җиңүләр теләде.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев