Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алан яшьләренә бердәмлек хас

22 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында “Талантлы яшьләр – районыбыз горурлыгы” дип исемләнгән халык иҗаты сәнгать фестивале кысаларында бишенче концерт узды.

Бу юлы район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри һәм тамашачылар алдында Алан, Балыклы һәм Күкчә авылы яшьләре имитхан тотты.  

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән концерт бик җанлы һәм оешкан төстә узды.Җырга-биюгә, нәфис сүзгә һәвәс авыл яшьләре башкалардан үзләренең бердәм һәм бер командада  эшли белүләре белән аерылып тордылар.

Концертның ничек узуы һәм анда кемнәр чыгыш ясавы хакында тулырак “Теләче” газетасының алдагы киләсе укып  таныша аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев