Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алдынгыларга – акчалата премия сертификатлары

“Таң”, “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләрендә эшләгән комбайнчыларга акчалата премия сертификалары тапшырдылар.

4 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыклары чикләнгән “Таң”, “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләре кырларында булып урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, соңгы биш көндә югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга акчалата премия сертификалары тапшырды.

Әлегедәй сертификатларны район башлыгы кулыннан игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче Әмир Әскаров (“Таң”), Айрат Сабиров (“Алан”) һәм сугуда эшләүче Фаил Рәхимов (“Агролак”), Данил Шигаев, Рәмис Хәнәфиев һәм Андрей Орешовлар (“Август-Теләче”) кабул итеп алды. Район җитәкчеләрен кырларда әлеге ширкәтләрнең җитәкчеләре озата йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев