Алга авылында янгын чыкты
Янгын нәтиҗәсендә торак йортның эчке өлеше зыян килә һәм веранда янып бетә.
Район янгын бүлегенә 26 май көнне 07.40 сәгатьтә Алга авылының Архипов урамында янгын чыгуы турында хәбәр кирә. Янгын хезмәткәрләре килеп җиткәндә 07.59 сәгатьтә торак йорт эчендә һәм чормада эчендә төтен чыккан була. Янгын 08.27 сәгатьтә сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә торак йортның эчке өлеше зыян килә һәм веранда янып бетә.
Бу көннәрдә янгынның сәбәбе ачыклана. Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Торак секторда янгыннар белән мондый хәл гражданнарның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү һәм янгын килеп чыккан очракта дөрес гамәлләр кылмау нәтиҗәсендә дә туа.
Ленар Тимерханов, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын куркынычсызлыгы өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев