Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ашыгулар һәлакәткә китерә

Балалар каникулның күп өлешен урамда уздыра. Әлбәттә, алар бу чорда роликларда, самокатларда һәм велосипедларда җилдерергә ярата.

Балалар каникулның күп өлешен урамда уздыра. Әлбәттә, алар бу чорда роликларда, самокатларда һәм велосипедларда җилдерергә ярата. Ашыгулар һәлакәткә китерә Балалар иминлеге Фәнил Нигъмәтҗанов  Җәй - бераз укудан туктап, рәхәтләнеп ял итеп, уйнап кала торган күңелле чор. Каникул матур булып истә калсын өчен, һәр баланың юл йөрү кагыйдәләрен белүе һәм истә тотуы зарур. Иң мөһиме - сак һәм игътибарлы булу кирәк. Шул чакта гына җәйге ял борчухәсрәтләрсез, күңелле һәм файдалы узачак. Кызганыч, шушы чорда балигълык яшенә дә җитмичә руль артына утыручы балалар, яшьләр саны арта. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин белән шул хакта сөйләшеп алдык. - Илнур Хәлимович, “балигъ булмаган йөртүче” төшенчәсенең асылы нидән гыйбарәт? - Хезмәт вазифасын башкарганда, транспорт чаралары белән идарә итү яшенә җитмичә руль артына утырган яшүсмерләрне еш күрергә туры килә. Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә мотоцикл һәм автомобиль белән идарә итү хокукы 18 яшьтән соң гына, укып, тиешле квалификация буенча имтиханнар тапшырылгач кына бирелә. Ә велосипедта 14 яшь тулгач йөрергә мөмкин. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында мотоциклның кечерәйтелгән формасы - скутерда йөрү киң таралды. Аның белән 16 яшьтән идарә итәргә мөмкин. Аның белән йөрү өчен “М” категорияле таныклык таләп ителә. Шулай ук скутер белән “А”, ”В” категорияле таныклык белән дә идарә итәргә мөмкин. Мотоцикл белән идарә итү өчен “А” категорияле таныклык сорала. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшүсмергә 16 яшь тулмаган очракта, административ чара (штраф) аның әти-әнисенә күрелә. Быел безнең тарафтан 16 яшькәчә мотоцикл белән идарә иткән ике, 16 яше тулган, әмма 18 яшькәчә булган бер яшүсмергә административ беркетмә төзелде. Беренчеләренә карата төзелгән беркетмәләр балигъ булмаганнар белән э ш л ә ү к о м и с с и я с е н ә җибәрелсә, икенчесенә 5 меңнән 15 меңгә кадәр, әтиәниләренә, балигъ булмаган балага транспорт чарасы биргән өчен, 10 меңнән 30 меңгә кадәр штраф түләтү каралган. Мотоциклда, скутерда йөргәндә махсус кием, шлем кию мәҗбүри. Әмма күпчелек очракта бу шарт үтәлми. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, юл-транспорт фаҗигалары вакытында мотошлем үлем очрагын 1.5 тапкырга киметә. Мотошлемсыз һәлакәткә юлыгучыларның 65%ының баш мие селкенә, 35%ы алган тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында вафат була. Мотоцикл һәм скутер куркыныч төр транспорт чарасы булып санала. Балигъ булмаганнарга әлеге төр транспортларда йөрмәү хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X