Теләче Информ

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә эшләүче яшьләр фонында “матур тормыш” эзләп шәһәргә киткән, үз урынын, үз куышын таба алмыйча, акчага тилмереп яшәүче яшьләр кызганыч тоела

Терлекчелектә әйдәп баручы хуҗалыкларда хезмәт хакын айныкын-айга биреп барырга тырышалар. Беришләрендә уч тутырып акча алучылар да бар. Бу кадәресе бигрәк тә җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче", "Нирус" ширкәтләренә кагыла. Шуның ачык нәтиҗәседер - әлеге хуҗалыкларда терлекчелектә елдан-ел югары биеклекләр яулана. Кызганыч, әлегә вакытында хезмәт хакы түләмәүче, биргән очракта да тарта-суза бирүче...

Терлекчелектә әйдәп баручы хуҗалыкларда хезмәт хакын айныкын-айга биреп барырга тырышалар. Беришләрендә уч тутырып акча алучылар да бар. Бу кадәресе бигрәк тә җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче", "Нирус" ширкәтләренә кагыла. Шуның ачык нәтиҗәседер - әлеге хуҗалыкларда терлекчелектә елдан-ел югары биеклекләр яулана.

Кызганыч, әлегә вакытында хезмәт хакы түләмәүче, биргән очракта да тарта-суза бирүче хуҗалыклар бар. Күп очракта аның күләме чагыштырмача аз була. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр ялсыз эшләгән терлекчеләргә, сыер савучыларга һәм бозау караучыларга, җитештерелгән продукциянең күләме аз дигән сылтау белән, аена 7-8 мең хезмәт хакы түләү алардан көлүгә тиң. Эшчедән мул продукция таләп итәр өчен иң элек матди база, терлекчегә уңай хезмәт шартлары булдырырга кирәк.
Шөкер, 13 апрель көнне, мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә терлекче хезмәтен санлыйлар, аның кыенлыкларын үз күңелләре аша уздыра беләләр. Даими кайгыртучанлык нәтиҗәсендә биредә терлекчелек тармагы ел әйләнәсендә табыш чыганагы булып тора. Әлеге ширкәт савымчылары, узган елга караганда, быел көнлек савымны 817 килограммга арттырганнар. Биредә көн саен тулаем 6536 килограмм сөт савыла. Бер сыерга бүлсәң, 15,5 килограмм туры килә. Ә дәүләткә сатылганы 5902 килограмм. Сөт муллыгына ирешүдә лидерлар, тәҗрибәле савымчылар Гөлия Абдуллина, Җомабикә Шәмсетдинова, Фирая Шәнгәрәеваларның өлеше зур. Шулай ук биредә Әлфия Заһидуллина, аналы-уллы Франгизә һәм Илшат Нуруллиннарның да хезмәтен югары бәяләделәр.

- Түләү булганда, эшләү дә күңеллерәк. Шуңа күрә сәбәпсезгә эш калдырмаска тырышабыз. Кайчакта сырхаулап торсам да, киләм. Чөнки акчалата кызыксындыру бар, хезмәтебезне тиешенчә бәялиләр, - диде Казаклар авылында яшәп, 27 ел фермада савымчы булып эшләүче Җомабикә Шәмсетдинова.

Сөт җитештерү күләмен арттыруда сыерларның азык рационын баету аеруча мөһим роль уйнавын һәр терлекче, белгеч яхшы аңлый. Шул исәптән сыерларга бирелә торган төрле файдалы кушылмалар, югары энергияле азык өстәмәләре кулланмыйча, сөтнең күләмен арттырып, сыйфатын яхшырту мөмкин түгел. Моның өчен аксымнарга бай булган азык базасы булдыру кирәк. Яхшы азык мул сөт кенә түгел. Җитештерелгән продукциянең югары сорттан сатылуы да мөһим. Сөт җитештерү мулрак һәм сыйфатлырак булган саен хуҗалык кассасына акча да күбрәк керә.

- Рапс, кукуруз, арыш, арпа һәм борчактан әзерләнгән фураж сөт арттыруда беренче шарт булса, икенчесе - берничә төрле ачыткыч белән үләннәр яшь, витаминлы чакта һәм мөмкин кадәр кыска срокларда салынган силос, сенаж ашату сөт җитештерүне шактый күләмдә арттыра, - ди ширкәтнең баш зоотехнигы Илнур Гыйльметдинов.
Савым сыерларына миксерда болгатып көнгә ике тапкыр бирелә торган азыкның составын печән (10%), сенаж (45%), силос (40%) һәм фураж (5%) тәшкил итә. Буаз сыерларга печән, салам туйганчы ашарлык итеп салына, сенажны нибары 10 гына процент бирү каралган. Ә аксымнарга, витаминнарга һәм минералларга бай экструдат савым сыерларына да һәм буазларына да 750 грамм исәбеннән бирелә.

Биредә бөртекле культураларның да, кукурузның да яңа сортларына өстенлек бирә башлаганнар, сөткә йогынтысы бик зур дип саныйлар. Терлекчелек, сөтчелек кечкенә генә ялгышны, оттырышны да кичерми шул.

Кайтыр юлда мал табибы Илсур Гыйльметдинов һәм Рафаэль Гыймадиев белән фермада уңышлы гына эшләп йөрүче яшьләр - абыйлы-энеле Фәнил белән Фәнис Мөхәммәтҗановлар һәм Асаф Әскәровлар турында сөйләшеп алдык. Алар фонында "матур тормыш" эзләп шәһәргә киткән, үз урынын, үз куышын таба алмыйча, акчага тилмереп яшәүче яшьләр кызганыч тоелды. Югыйсә, авылда эшләп тә бер дигән итеп яшәү мөмкинлеге бар. Әти-әниләре шәһәргә китәргә хәер-фатихасын бирсә дә, картайган көнендә балаларының, кайсы булса да, авылга кире кайтмасмы, нигез яңартмасмы дигән хыял белән яши.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: