Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәтендә урып-җыю эшләре ничек бара? Журналист күзәтүе (+фотолар)

Игенчеләр җиң сызганып басу-кырларда эшләгән бу көннәрдә әлеге сүзләр аеруча еш телгә килә. Районда тулы куәткә урып җыю эшләре бара. Һава торышы да бер дигән тора. Басу-кырларда техника гөрелтесе тынмый, тузан бөтерелә, бар җиһанда икмәк исе... Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 августка алынган мәгълүматлар буенча, 19116 гектар мәйданда...

Игенчеләр җиң сызганып басу-кырларда эшләгән бу көннәрдә әлеге сүзләр аеруча еш телгә килә. Районда тулы куәткә урып җыю эшләре бара. Һава торышы да бер дигән тора. Басу-кырларда техника гөрелтесе тынмый, тузан бөтерелә, бар җиһанда икмәк исе...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 августка алынган мәгълүматлар буенча, 19116 гектар мәйданда игелгән игеннәрнең 12897 гектары теземнәргә салынды. Планга карата үтәлеш 67%. Шуның 12455 гектары суктырып алынды. Бу суктырыласы мәйданнарның 65%ы дигән сүз. Бер гектардан җыеп алынган уңыш чыгышы уртача 27,4 центнер тәшкил итә. Тулаем җыем 34084 тонна.

Уракта эш темпы һәм икмәк муллыгы буенча да җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте механизаторлары әйдәп бара. Биредә 2070 гектарда игелгән игеннәрнең 1632 гектарын җыеп алдылар инде. Планга карата үтәлеш 79%. Тулаем икмәк җыемы 5830 тонна тәшкил итә. Иген чыгышы бер гектарга 35,7 центнер туры килә.

Җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәтендә урып-җыю эшләренең - 78, "Игенче" ширкәтендә - 75, "Агролак"та - 67%ы төгәлләнде. Кызганыч, җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтендә бу күрсәткеч 40% кына.

8 август көнне мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәтендә комбайнчылар Габделбәр Мөхәммәтгалиев (АКРОС-530 комбайны белән), Айнур Вафин белән Илшат Фәхретдинов (ДОН-1500 комбайннарында), Илсур Бикчәнтәев һәм Ирек Гәрәев ("Нива" комбайннарында) солы сугалар иде. Сугылган икмәкне амбарга ташуда "КамАЗ" шоферлары Ильяс Минһаҗев белән Гыйльфан Кәримуллин өзеклек тудырмый, икесе дә зур өлгерлек күрсәтеп эшли. Алар кайтарган ашлык бөтен төгәллеге белән Суфия Каюмова тарафыннан кабул итеп алына. Башка еллардан аермалы буларак, быел биредә ялланган эшчеләр түгел, мәктәп укучылары, бухгалтерия хезмәткәрләре һәм бюджет тармагында эшләүчеләр хезмәт куя. Ындырдагы хезмәтнең күпчелеге механикалаштырылган. Быел ашлык киптерү җайланмасын да эшләтеп җибәргәннәр. Аның төгәл һәм тотрыклы эшләвенә студент егет Шәфкать Кәримуллин белән Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган яшь инженер Илдус Галиев җаваплы.

- Солы белән арпадан мул уңышка өмет итеп булмый. Әмма быел көзге культураларга нык килеште. Язгы бодай уңышы да начар булмас, - диде уракта 32 нче сезонын эшләүче Илсур Бикчәнтәев. Ярдәмче итеп ул үзенә оныгы Данисны алган. Быел алар "Нива" комбайны белән 3700 центнер икмәк суктырырга өлгергәннәр.

- Армиядән кайткач, миңа әти-әни, туганнар тарафыннан нигезне таркатмау бурычы куелды. Шуннан бирле мин авылда инде, - диде быел үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтәчәк Илсур абый.

Яшьлегендә ул Казанда 3 номерлы һөнәри училищены тәмамлап, 22 номерлы заводта токарь булып эшләгән. Армия хезмәтеннән кайткач, эретеп ябыштыручы булган, профсоюз оешмасы рәисе вазифасын башкарган. Хәзер дә ул токарь һөнәрен ташламый, сезонлы эшләр беткәч, остаханәдә тимер кыра.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев