Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авылда печән өсте

30 июньгә кадәр район хуҗалыкларында 8310 тонна печән, 34030 тонна сенаж, 141 тонна яфрак азык әзерләнгән. 9100 гектарда корткычларга, 22300 гектарда чүп үләннәренә, 3500 гектарда авыруларга каршы эш башкарылган. Бүген район буенча бер шартлы терлеккә 12,12 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Безнең район хәзер терлек азыгы әзерләү буенча республикада өченче позицияне...

Күрше районнарда яңгыр явып, безне читләтеп үтүе кызганыч, әлбәттә. Әйтүләренчә, өченче көн Биектауда, Әтнә, Арча районннарында, Мамадышта яңгыр яхшы яуган. Алар белән беррәттән, бездә дә явып китсә, печән әзерләү дә өзелмәс, игеннәргә дә азмы-күпме дым булыр иде. Аның каравы, чик-чамасыз кыздырса да, бу көннәрдә күпьеллык үләннәрне җыеп алу өчен менә дигән көннәр торды. Авыл хезмәтчәннәрен эш кызулыгы гына түгел, көн кызулыгы да ашыктыргандыр.
Кояш кызуы астында күпьеллык үлән басуларында печән җыючы, сенаж әзерләүче механизаторларга рәхмәт әйтеп сокланасы гына кала. Берәүләре ура, икенчеләре покосларга сала, турата, өченчеләре төргәкләргә төрә, чокырларга, складларга ташый.
Бүген ничек кенә булмасын, үләннәрнең беренчел катын җыеп алуны төгәлләргә кирәк, Дөрес, җаваплыклары чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләрендә, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә бу эшне беренчеләрдән булып төгәлләделәр.
Бүген агрофирманың "Чулпан", "Мишә", "Айдар" бүлекчәләрендә соңгы гектарлар урыла, курганнарга соңгы тонна сенаж кайтырыла. Мәсәлән, агрофирманың "Чулпан" бүлекчәсендә дә һәр җаваплы белгеч, һәр механизатор сыйфатлы терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Планда каралган 1300 тонна сенажның 1000 тоннасын курганга өйгәннәр инде. Алдагы көннәрдә биредә хуҗалык терлекләрен кышлатып чыгарлык печән әзерләгәннәр, шәхси хуҗалыкларны да өлешсез калдырмаганнар. "Механизаторларыбыз бик тырыш безнең. Алар көнгә 350-400 тонна сенаж салырга өлгерәләр. Сенаж салуны тагын ике-өч көннән төгәлләячәкбез", - диде бүлекчә җитәкче Фәһим Закиров. "МагДон" ургычында Мәүлетҗан Хәбибуллин, "Ягуар" - 830" тураткычында Мәүлетҗан Кадыйров, туратылган сенажны курганга ташучы "КамАЗ" шоферлары Мөнир Мөхәммәдиев, Фәнис Зәкиев, Әдһәм Нурисламов, Эдуард Ганиев уңышлы гына эшләп киләләр. Югары егерлекле тракторда эшләүче Газинур Гарипов белән ХТХ - 215 маркалы тракторны иярләүче яшь механизатор Эмиль Хәкимов басудан курганга кайтарылган яшел массаны бертуктаусыз таптатып торалар. Булачак механик, Саба аграр көллияте студенты Ирек Габдрәшитов механизаторларның эш күләмен һәм сыйфатын барлап тора.
Бүлекчәдә төп көч кышлык өчен сенаж әзерләүгә генә юнәлтелмәгән, билгеле. Печән һәм яфрак азыгы әзерләү, игеннәрне тәрбияләү дә көндәлек эшләр белән беррәттән алып барыла. "Печәнгә дип тәгаенләнгән тагын бер басуыбыз бар әле. Аны бүген, иртәгә чабарга чыгачакбыз. Шулай ук яфрак азык әзерләүне дә планга керттек. Һәр җаваплы белгечкә, хезмәткәр һәм эшчегә яфрак азык әзерләүдә катнашу бурычы куелды. Кычыткан, юкә, өрәңге миллекләре әзерлибез. Кыш көне болар терлекләргә менә дигән витамин булачак, - ди бүлекчә җитәкчесе.
Әлеге рәсемдә дә "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсендә сенаж әзерләү вакытын күрәсез. Бу инде кибәхуҗаларның хезмәтенә бер дәлил. Шулай ук бу: " Җәйге көннәр бар әле, өлгерербез," - дип бүгенге эшне иртәгә калдырып, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындыручы бүлекчәләргә дә бер өлге.
Күпьеллыкларны беренчел чабуның вакыты узып бара. Июнь башында муниципаль район башлыгы Илдус Зарирпов ассызыклап узганча, аксымга бай, сыйфатлы һәм файдалы терлек азыгы әзерлибез дигән һәр хуҗалык 1 июльгә печән әзерләү эшен төгәлләргә тиеш иде. Алга таба да көннәр коры торса, икенчел чабулар, Мөхәммәт Мәһдиев герое әйтмешли, едва ли...
Фәнил
Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X