Теләче Информ

Авылга йөз тоту

Теләче игенчеләре уракка елдагы вакытта төште. Аларның тулаем 22042 гектар мәйдандагы бөртеклеләрне суктырып аласылары бар. Дөрес, май салкыннары, июнь корылыгы көзге культураларның гына түгел, сабан ашлыгының да уңышын бермә-бер киметте. Аның каравы, июль аенда мул итеп яуган яңгырлар, сабан ашлыгы бөртекләренә тиешенчә тулырга мөмкинлек бирде.

Республикабыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Урак барышы республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановның ныклы контролендә. Ул әледән-әле районнар өстеннән вертолетта очып, урыннардагы эш барышы белән танышып йөри. Белгәнебезчә, Татарстан күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык итүче төбәк, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча да. Республикабыз аграрийлары җитештергән продукция бөтен республиканы тәэмин итәргә җитә. Бу районыбыз мисалында да шулай. Теләче игенчеләре уракка елдагы вакытта төште. Аларның тулаем 22042 гектар мәйдандагы бөртеклеләрне суктырып аласылары бар. Дөрес, май салкыннары, июнь корылыгы көзге культураларның гына түгел, сабан ашлыгының да уңышын бермә-бер киметте. Аның каравы, июль аенда мул итеп яуган яңгырлар, сабан ашлыгы бөртекләренә тиешенчә тулырга мөмкинлек бирде.

- Иген уңышы бөтенләе белән игү технологиясенә бәйле. Моны бүген һәр хуҗалыкка кертү зарур. Бу очракта җитәкче, белгеч һәм механизатор факторы өскә калкып чыга. Моның өчен җитәкчеләргә, белгечләргә базарны тоемлау, алдан күрүчәнлек сыйфатлары хас булырга тиеш. Мәсәлән, быел дәүләт күмәк хуҗалыкларга 3 класслы бодай сатканда өстәмә 2 сум субсидия бирә, аның сатып алу бәясе дә бер килограммы 10 сум. Бу очракта югары сортлы бодае булган хуҗалыклар нык отачак. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте дәүләткә 200 тонна 3 класслы бодай чыгарырга өлгерде инде, - дип аңлатты безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.

Авыл хуҗалыгы продукция-сенә бәяләр түбән булу - авыл халкын да, җитәкчеләрне дә бердәй борчый. Мәсәлән, бүген бер килограмм дизель ягулыгы 31 сум торса, бер килограмм сөтнең хакы 14-15 тәңкә генә. Бәяләрдә тигезсезлек саклану, авыл хезмәтенең кадере булмау - шәһәргә китү "бум"ы тудырды, авылларда яшьләр кимеде, өлкән буын кешеләр генә яшәп калды. 20-30 ел дәвам иткән әлегедәй хаталы карашны төзәтү максатыннан хәзер Республика Президент программалары эшли. Мәсәлән, югары белемле белгеч уку йортын тәмамлап авылга кайтса, аңа 100 мең сум "подъемный" бирелә, ел буе ай саен өстәмә 5 мең сум акча түләнеп барыла. Йорт салып керим дисә, җир урыны алырга мөмкин, төзелеш чыгымнары дәүләт тарафыннан акчалата субсидияләнә.
- Бүген авыл хуҗалыгы техникасы сатып алыйм дисәң, хуҗалык кассасында йөз миллионнар булуы шарт.
- Бу очракта хуҗалыклар 60х40 программасын теләп куллана. Ягъни алар тарафыннан сатып алына торган техниканың 40%ын дәүләт субсидияли. Шулай ук республикада "Лизинг-грант" программасы да киң кулланылышта. Әлеге Республика Президент программасы буенча да техника, җиһаз сатып алганда ташламалар ясала.
- Соңгы ике елда дәүләт терлек торакларына капиталь ремонт үткәрү өчен акча бирә башлады.
- Мәсәлән, быел әлеге программага 8 объект керде. Ремонт чыгымнарының 30%ын дәүләт үзе каплый. Яңа, зур комплекслар төзегәндә, Федераль программага кереп, 20% төзү чыгымнарын кире кайтару мөмкинлеге дә бар.
- Районда крестьян-фермер хуҗалыкларының саны елдан-ел арта...
- Бүген районда 43 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шуның 32 се терлекчелек өлкәсендә эшли. Бүген аларда 677 мөгезле эре терлек бар, шуның эченнән 230 ы савым сыеры. Мәсәлән, Олы Мишәдән Айсинә Гыйниятуллина, Үзәктән Юрий Алексеев, Югары Мәтәскәдән Рәфыйк Сәләхиевлар шундыйлардан. Саный китсәң алар байтак. Быел гына үз крестья-фермер хуҗалыкларын булдырган Олы Мәтәскәдән Гөлшат Садыйкова, Максабаштан Марат Дәүләшинга, Теләчедән Ландыш Шакирҗановага, Гүзәл Зиннәтуллинага ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бушлай 45 тана бирелде. Ә Илһам Зәкиев бушлай 20 танага район программасы нигезендә ия булды. Дәүләт программасы белән 2015 елда Олы Мәтәскәдән Рафис Шәрипов белән Гөлшат Садыйковаларның терлек торакларына бетон юл түшәлде. Шулай ук дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыгын үстерүчеләргә дә игътибар елдан-ел арта. Мәсәлән, август аенда бер сыерга - 3, бер кәҗәгә - 1 мең сум акча түләнә. Узган ел бу ярдәм бер сыерга ике мең сум күләмендә генә бирелгән иде. Өч һәм аннан күбрәк сыеры булганнарга район программасы нигезендә бушлай саву аппаратлары бирелә. 2015 елның беренче гыйнварыннан өч сыеры булып, аларның санын бер елда сигез башка җиткерүчеләргә ферма төзергә 200 мең сум акча бирелә. 2015 елда юридик заттан тана сатып алучыларга 15 мең сум акча бирү каралган. Димәк, биш тана сатып алсаң, шәхси хуҗалыкка 75 мең сум акча бирелә дигән сүз. Кыскасы, нинди төрдә хуҗалык итүләренә карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә дәүләт, республика, район тарафыннан тәкъдим ителүче кызыксындыру чаралары күп. Аның күпчелеген Республика Президент программалары тәшкил итә. Бу яшьләребезне авылда калдыру, авылларыбызның киләчәк яшәешен тәэмин итү максатыннан башкарыла.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: