Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл халкының рәхмәте белән…

2 март көнне Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәисә апа Исмәгыйлова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

​​​​​​

Аны гомер бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрик итте.

Үзенең туган көнендә дә 95 яшьлек Рәисә апа безне мич коймагы  пешереп сыйлады  һәм яшьлек елларын хәтердә яңартып тегү машинасында да тегеп күрсәтте.

"Озын гомер кичерүнең сере балалар, оныклар тәрбиясендә кадерле әни, әби булып яшәүдәдер”, - ди юбиляр. 

Рәйсә апа Исмәгыйлова турындагы язманы "Теләче" газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев