Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авылны яшәтү өчен

Берничә көн элек кенә Яңа елга аяк бастык.  Иске ел белән Яңа ел кул кысышканда, гадәттә, үткән елга йомгак ясала, яңасына зур өметләр багланып, планнар корыла.

 

 

Дөньякүләм хәвеф – таҗлы вирус пандемиясе тормышыбызда өстәмә авырлыклар тудыруга карамастан, 2020 елда районыбызда шактый колачлы эшләр башкарылды.  Шул исәптән авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә дә. Иң сөенечлесе шул: алдагы еллар белән чагыштырганда районда авыл хуҗалыгы продукциясе  җитештерү күләме артты. Ирешелгәннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләрнең  зур хезмәте ята. Бу җитештерүнең күләмендә генә түгел, акча керемендә дә ачык чагыла. Мисал өчен, узган ел  база хуҗалыкларында - җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Алан” һәм  “Агролак”  ширкәтләре үзләрендә “куркынычсызлык мендәрләре” буларак терлек азыгы  әзерләү үзәкләрен булдырдылар, хәзер алар яңа технологияләргә ия булачак саву залларының нигезен салу эшләре белән мәшгуль.

Районыбызда сәнәгать өлкәсендә генә түгел, авыл хуҗалыгы юнәлешендә дә яңадан-яңа инвесторлар җәлеп ителә.  Мәсәлән, узган елның  октябреннән эшкә тотынган җаваплылыгы чикләнгән “Теләче-Август” ширкәте шуларның иң колачлысы.  Ун мең гектардан артык җиргә ия булган һәм игенчелек, терлекчелек тармагын да бердәй үстереп, уңышка ирешергә җыенган әлеге агрофирма җитәкчелеге  киләчәккә нинди хыяллар белән яши соң? Бу хакта без “Теләче-Август “ ширкәте җитәкчесе Алмаз Миңнехан улы Хәйруллин сөйләшеп алдык.

-        Белгәнегезчә, без җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте милкен мирас итеп алдык. Аңарчы ул  районның  “Сельхозтехника” берләшмәсе базасында “Вамин-Теләче”, “Просто молоко” исемнәре астында эшләп килде. Безнең ширкәт Теләче районы өчен яңалык булса да, ил, республика күләмендә исә күптән илкүләм танылу алган ширкәт ул.  Соңгы елларда Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Лениногорск, Кама Тамагы районнарында эшләп килә. Хәзер “Теләче-Август” ширкәтендә ике йөзгә якын райондашыбыз хезмәт куя. Санаулы айлар эчендә тәҗрибәле белгечләрдән торган кадрлар составын төзи алдык. Мәгълүм әйтемдәгечә, кадрлар барысын хәл итә. Тулы канлы эш алып барыр өчен, алар, автомобильләр һәм мобиль элемтә чаралары белән тәэмин ителделәр. Ә эшче хезмәткәрләрне эш урыннарына  микроавтобуслар йөртә, алар өчен вахта ысулы киң кулланыла.

-        Сезнең эшчәнлектә үлчәү тәлинкәләре кайсы юнәлешкә басар икән: игенчелек өлкәсенәме, әллә терлекчелеккәме?

-        Ике юнәлештә дә тигез эшчәнлек алып барачакбыз  һәм икесендә дә эшне җанландыруны  максат итеп куябыз. Шулай ук киләчәктә Үзәк авыл җирлеге биләмәсендә  1200 баш савым сыерына исәпләнгән саву залы, яңа симәнә складлары төзүне планлаштырабыз. Алга таба басу-кырларда эшләр өчен һәм өч функцияне бергә башкара торган (җирне эшкәртә, чәчә, тырмалый) зур егәрлеккә ия тракторлар кайтарылачак. Әлеге технология  кыр эшләрен сыйфатлы һәм аз чыгымлы итеп эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.

-        Шигем юк, хезмәте куелыр инде аның. Чөнки авыл халкы тырыш, эшчән, сабыр һәм күндәм халык. Ул мул, имин һәм тыныч тормышта яшәргә лаек.

-        Тырышып, намуслы эшләүчеләр хезмәтләренә күрә үз әҗерен алачаклар. Хезмәт хаклары  оклад һәм эш күрсәткечләре буенча премияләр билгеләнү тәртибендә биреләчәк. Аны бирүдә тоткарлыклар булмаячак. Безнең карамактагы җирләрнең иминлегенә килсәк, борчыласы юк, алар барысы да белгечләр тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп башкарылачак.  Кыскасы, уртак тырышлык белән мул продукция җитештереп, лаеклы хезмәт хаклары түләп, алга куелган бурычларны үтәп барырга планлаштырабыз. Яңа Үгез елын киләчәккә якты хыяллар, өмет-ышанычлар белән каршылыйбыз. 2021 елда безне яңа бурычлар, яңа үрләр, күп кенә яңа проектлар көтә. Яңа елда барыбызга да сәламәтлек һәм бәхет юлдаш булсын. 

Район башлыгы  Нәҗип Хаҗпов белдергәнчә,  әлеге ширкәтнең  инвестор буларак районга керүенә  өч кенә ай узуына карамастан, ул ышанычлы адымнар белән алга атлый. Беренчедән, алар, кыска срокларда  һәм сыйфатлы итеп туңга сөрүне тәмамларга, терлекчелек торакларында тәртип урнаштырып, сөт җитештерү күләмен беркадәр арттырырга, шактый күләмдә ашлама тупларга  өлгергәннәр.  “Август Теләче” ширкәтенең  “Арендалы торак” һәм  “Авылларны комплекслы үстерү”  кебек федераль программаларда актив катнашып, яшь гаиләләрне авылда төпләндереп, авылларыбызны яңартуга үзләреннән лаек өлеш кертәчәкләренә дә зур өмет баглый районыбыз җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев