Теләче Информ

Авыл терлек белән тотрыклы

- Авыл тормышының мәшәкате дә, табын муллыгы да, янчыктагы акчаның артып-кимеп торуы да фәкать үзебездән тора. Тырышлар күпләп мөгезле эре терлек асрый, күпләп каз, үрдәк һәм күркә үстерә, матур тормыш итә. Көн узсынга йөргәннәр тормыш авырлыгыннан зарлана. Беркемгә дә акча күктән яумый, - дип белдерде 20 февраль көнне район мәдәният...

Әлегедәй фикерләрен ул сессия алды сәяхәтендә күргән, тойган хис-кичерешләре белән дә ныгытып куйды. Район активы белән очрашу алдыннан ул Югары Мәтәскә авылында эшләп килүче Рәфыйк Сәләхиев крестьян-фермер хуҗалыгында, Олы Мәтәскә авылында дәүләт ярдәме белән төзелгән Әхтәм Кәримуллин белән Гөлшат Садыйковаларның терлек торакларында һәм "Нирус" ширкәтенең 200 баш терлеккә исәпләнеп төзелгән яңа терлек торагында булырга, авыл кешеләре белән очрашып сөйләшергә өлгерде.
Бүген Рәфыйк Сәләхиевның терлек торагында 66 баш терлек исәпләнә. Шуның 40 ы савым сыеры. Фермер 2014 елда 241 тонна сөт җитештергән, 4 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Ике авылдашын эшле-ашлы иткән фермер, бүген терлекләрне ясалма каплату пункты булдыру уе белән яна. Тиздән Гөлшат Садыйкова (ялан кырга казык каккан) белән Әхтәм Кәримуллинның да (элеккеге Фрунзе исемендәге сыерлар торагына реконструкция үткәргән) гаиләсе шундый ук мәшәкатьләргә чумар. Бүген районда иң мул сөтне җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәте савымчылары җитештерә. Ширкәт уңганнары бүген бер сыерга 18,5 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Биредә 763 баш терлек исәпләнә, шуның 220 се савым сыеры. Күмәк хуҗалыкларда гына түгел, шәхси секторда да терлекләрнең артуы күзәтелә. Мәсәлән, узган елгыга караганда быел терлек саны 312 башка арткан, 1 млн. 582 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.
Әлбәттә, район Советының киңәйтелгән утырышында бер авыл хуҗалыгы, аның үсеш перспективалары турында гына сөйләшенмәде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзенең докладында сәнәгать, бюджет үтәлеше, икътисад, төзелеш, мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында тәфсилләп сөйләде. Район Советы депутатлары Хәбир Фәсхетдинов белән Фидәил Мортазин тарафыннан да әлеге юнәлешләр өстенлекле тармак буларак билгеләп үтелде. Район Советының 2014 елгы эшчәнлеге алар тарафыннан канәгатьләнерлек дип табылды. ТР Транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин белән республикабызның Икътисад министрлыгының фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе җитәкчесе Олег Пелевин Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр булган социаль-икътисади үсеш стратегиясе белән таныштырдылар.
- Чып-чынлап авыл тормышы кайный үзегездә. Авыл кешесе бүген керем-чыгымнарны саный-саный, торган саен мал тотуның файдалы булуына төшенә. Безнең җирне чит ил кешеләре килеп, эшкәртергә, мал асрый башларга тиеш түгел. Тормыш итү кыенлашкан бу заманда анысы да булырга бик мөмкин. Игенче-механизатор да, бозау караучы да сыер савучы, белгеч һәм җитәкченең дә үз эшен җаваплылык тоеп башкаруы мөһим. Чөнки узган еллардагы кебек кредит алу мөмкин түгел. Булганны саклап, үзебез җитештереп кенә товарның үз кыйммәтен киметү мөмкин, - диде үзенең йомгаклау сүзендә аграр министр Марат Әхмәтов.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: