Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Айназның якты истәлегенә

17 июль көнне Теләче стадионында юл-транспорт фаҗигасында һәлак булган Теләче авылы егете Айназ Айрат улы Габделхаковның якты истәлегенә футбол турниры үткәрелде.

Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның футбол спорты федерацияcе җитәкчесе Рәис Яхин, Айназның әнисе Гөлүсә ханым Габделхакова, туганнар һәм дуслары катнашты һәм чыгыш ясады. Азактан турнирны үткәрүдә актив катнашучы яшьләргә районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Айназ истәлегенә өченче тапкыр үткәрелүче турнирда Теләче, Комаровка авыллары, Үзәк бистәсе, җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР-ПЛАСТ” ширкәте һәм Саба районының Сатыш авылы комадалары көч сынашты. Җиңүче командаларга медальләр, Мактау грамоталары һәм Кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев