Теләче Информ

Аз чыгым тотып, нәтиҗәле эшлик!

Быел районда язгы кыр эшләре кампаниясендә катнашырга тиешле 247 трактор, 115 чәчкеч, 235 культиватор, 2541 тырма әзерлек сызыгына бастырылды инде. Язгы кыр эшләренә санаулы гына көннәр калып барганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Соңгы көннәрдә хуҗалыкларда техник карау, үзара тикшерү үткәрелде. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә язгы кыр эшләре кампаниясендә катнашачак 27 тракторның барысы техник карау үтте. Җаваплылыклары чикләнгән "Нирус", "Тукаш", "Игенче", "АгроЛак" ширкәтләрендә дә әзерлек начар түгел. "Сөт иле-Теләче" агрофирмасының Олы Мишә, Сауш бүлекчәләре, башкалардан яхшы әзерлекләре белән аерылып тора. Шунысы игътибарга лаек: бүген иске, аз егәрлекле тракторларны яңалар алыштыра. Бу котылгысыз процесс. Мәсәлән, узган ел җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләре югары технологияле тракторларга, чәчү комплексларына, җир эшкәртү агрегатларына ия булдылар. Яңа техника, сыйфатны яхшыртып кына калмыйча, механизаторларның эшкә карашын, психологиясен тамырдан үзгәртте. Элек БДН-3 агрегаты белән көнгә 20-25 гектар җир эшкәртсәк, бүген бу күрсәткечне "Хорш" агрегаты белән 120-150 гектарга кадәр җиткереп була. Үзара тикшерү вакытында хезмәтне саклауга зур игътибар бирелде. Механизатор басуга чыкканчы медицина тикшерүе, инструктаж үтәргә бурычлы. Югары көчәнешле тракторларны басудан-басуга күчергәндә инженерия хезмәткәрләре озата барырга тиеш. Моның шулай булырга тиешлеген тормыш үзе - аянычлы вакыйгалар раслап тора.
- Быел җирдә дым запасы күпме?
- Күп түгел. Шуңа күрә җирдә дым запасы беткәнче, орлыкны туфракка күмеп калдырырга кирәк. Ул май кояшын күреп калырга тиеш. Бу очракта эшне ике сменада оештыру таләп ителә. Быел хуҗалыкларга ягулыкның бер килограммы 31 сумга төшәчәк. Хөкүмәт аны бер гектарга 23 килограмм исәбеннән бирә. Былтыр бер килограмм ягулыкның бәясе 29 сум гына иде. Бу очракта ягулык-майлау материалларына сакчыл караш булырга тиеш. Шулай ук ашламаның да бәясе нык артты. Былтыр аның бер килограммы 34 сум булса, быел ул 46 сумга җитте. 2011 елда бу күрсәткеч 27 сум гына булган. Быел бөртеккә өстәмә көч бирү өчен бер гектарга уртача тәэсир итү көчендәге 28 килограмм ашлама кертү планлаштырыла. Аның 16 килограммы узган елгы чәчү мәйданнарына карата, республика бюджеты хисабына бирелә. Бу күрсәткеч "АгроЛак" та - 66, "Игенче"дә - 55, "Алан"да - 49 килограмм тәшкил итә.
- Соңгы елларда яфрактан тукландыру дигән төшенчә киң кулланыла башлады.
- Моны мин киләчәк технологиясе дияр идем. Узган ел әлеге юнәлештә "Алан"да - "Туман", "Сөт иле -Теләче" агрофирмасы бүлекчәләрендә "Роса" сиптергечләре белән нәтиҗәле эшләделәр.
- Быелгы язның үзенчәлеге нидә?
- Яз бераз соңара. Әмма зыян юк. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар да файдага гына. Районда 48700 гектарда сөрүлек җирләре бар.
Шуның 5700 е пар җирләре итеп калдырылачак. 43 мең гектар чәчүлек җирләренең 21800 гектарына бөртеклеләр, 20600 енә азык культуралары чәчү планлаштырыла. Узган ел 8600 гектарда игелгән көзге культураларның торышы начар түгел. Әмма кыш җылы килү сәбәпле, үләннәр иртә уянды, шуңа күрә аларда шикәр запасы азрак. Аларны бүген кичекмәстән азотлы ашлама белән тукландыру шарт. Быел борчак игеләсе мәйданнарны арттыру күздә тотыла. Борчак терлекләр өчен аксымга бай ризык булса, туфракның составын яхшырта, йомшарта. Районда 11300 гектарда күпьеллык үләннәр бар. Карт күпьеллылыкларны тотудан файда юк.Аларны һәр дүрт ел саен бозарга кирәк. Болай эшләгәндә басу әйләнеше дә бермә-бер яхшыра.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: