Балалар да, әби-бабайлар да сөенде
875
0
0

27 апрель көнне районыбызда зур кунаклар булып китте. Алар - Төрекмәнстаннан килгән дин кардәшләребез - делегация җитәкчесе, Төрекмәнстан Мәҗлесе рәисе урынбасары Гөрбәнгөл Бәйрәмова һәм Мәҗлес әгъзалары - Әхмәд Чарыев, Дҗөрәгөл Халбаева, Язморад Какагильдиев һәм Рәсүл Ходҗаевлар.
Аларны ТР Дәүләт Советы депутаты, хокук һәм закончалыкны саклау комитеты рәисе Шакир Яһүдин, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре озата йөрде. Шулай ук бу көнне районда узган тантаналарда ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, ТР Дәүләт Советында фракцияләрнең эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге төп киңәшчесе Руслан Хәйруллиннар да катнашты.
Беренче тукталыш буларак кунакларга Теләче сәнәгать мәйданчыгы, аның тәрҗемәи хәле һәм үсеш переспективалары тәкъдим ителде. Биредә резидентларның эшчәнлеге аларда зур кызыксыну уятты. Дин кардәшләребез тарафыннан бирелгән күпсанлы сораулар шул хакта сөйли.
Икенче тукталыш - Иске Җөри авылында күп балалы Гыйльметдиновлар гаиләсендә узды. Биредә без куанычлы мизгелләрнең шаһитлары булдык. Әлеге гаиләгә ТР Президенты бүләге - "Форд-Транзит" микроавтобусы бүләк ителде. Машина ачкычын балаларның әниләре Мәликә ханымга ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева тапшырды. Күпсанлы бүләкләр, уенчыклар кабул итеп алганнан соң әлеге гаилә аллы-гөлле шарлар эленгән яңа автомобильдә урам әйләнде. Тантанада республиканың танылган дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре авыл халкы катнашты.
Өченче тукталышта - Теләче авылында төзекләндерелгән Ветераннар йортын ачуда катнаштык. Әлеге бүләк өчен район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов өлкәннәребез исеменнән район башлыгы Илдус Зариповка чиксез рхмәтен белдерде. Өлкәннәребез генә түгел, тантанага җыелган район активы да бу минутларда икеләтә куанычлы хисләр кичергәндер. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә ветераннарыбызга зу бүләк булды ул. Район финанс ярдәме белән, җаваплылыгы чикләнгән "Максат" ширкәте төзүчеләре тарафыннан төзекләндерелгән әлеге бина озын гомерле булсын да, өлкәннәребезнең күңелен гел яшәртеп, рухландырып торсын. Болар очен биредә бөтен уңайлыклар тудырылган. Тантана кунакларның изге теләге һәм "Сударушка" рус фольклор ансамбленең җырлары белән үрелеп барылды.
Дүртенче һәм бишенче тукталышлар - Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа авылларында республика программасы нигезендә төзелгән башлангыч мәктәп һәм мәдәният йорты биналарында узды. Әлеге торак пунктларда кунаклар химаячыларның матди ярдәме белән Ватан азатлыгы өчен башын салган райондашларыбыз истәлегенә төзелгән обелискларга чәчәкләр салдылар. Азактан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары тарафыннан концерт күрсәтелде.
Алтынчы тукталышта кунаклар Теләче туган якны өйрәнү музеенда булып, районыбызның тарихын чагылдырган, каһарманнарны, танылган шәхесләрне зурлаган экспонатлар белән таныштылар, тәкъдимнәр китабына теләкләрен язып калдырдылар. Бер ел дәвамында Теләчедә эшләп килүче күпфункцияле үзәкнең эшчәнлеге дә кунаклар өчен зур яңалык буларак кабул ителде.
Җиденче тукталыш буларак кунакларга Сәгыйть Гыйниятуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы күрсәтелде. Чиста токымлы нәселле атлар үрчетүче әлеге хуҗалык кунакларны аеруча кызыксындырды. Чөнки Төрекмәнстанда ат изге хайван булып санала.
Берничә ел элек кенә төзелүенә карамастан, республика, ил, дөньякүләм ярышлар үткәреп өлгергән "Батыр" спорт комплексы да кунакларда фәкать соклану хисләре генә уятты. Сигезенче тукталыш булган бинада алар районда, республикада танылу алган яшь спортчылар белән таныштылар, тренерларның эш алымнарын өйрәнделәр.
Кыскасы, Төрекмәнстанннан килгән кунаклар безгә кояшлы көннәр алып килеп, районыбызда үткәргән сәфәрләреннән канәгать калдылар, алга таба да районыбыз халкының тыныч, мул тормышта яшәвен теләделәр.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
26 май 2022 - 16:03Чират - кукурузга! Бүген, ягъни 26 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыклары чикләнгән “Таң”, “Агролак” ширкәтләре, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.10600
-
26 май 2022 - 15:552 тур 2 июньдә Биектау шәһәрендә узачак 26 майда Мамадыш шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г., Вафин И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 1 турында катнашты.9600
-
26 май 2022 - 15:04Татарстанның 25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.6600
-
26 май 2022 - 13:37Республикада шторм кисәтүе игълан ителде Иртәгә - 27 майда республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.16500
-
26 май 2022 - 11:17«Теләче» район газетасына языл һәм БҮЛӘК от! Хөрмәтле райондашлар! 2022 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга, шул исәптән «Теләче» газетасына язылу кампаниясе бара. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк! Йортыгызга районыбыз яңалыкларын алып киләчәк район газетасына язылырга онытмагыз!9900
-
26 май 2022 - 10:07Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.5000
-
26 май 2022 - 10:03«Игенче» һәм «Таң» ЖЧШ дә азык эзерләү техникасына карау уздыру Техник карау уздыру буенча төзелгэн еллык график нигезендә, районда булган азык эзерләүу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп җитте.9300
-
26 май 2022 - 08:25Психик, неврологик авырулар йокысызлыктан башлана Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра, ди галимнәр. Татлы йокы бик күп төрле авыруларны кисәтә, иммунитетны ныгыта. Бүген бик күпләр шул бәхеттән мәхрүм. Рәсми саннарга ышансаң, бүген ил халкының 23 проценты йокысызлыктан интегә. Йокысызлыкны ничек булдырмаска? Татлы йокы сере нидә? КФУ Университет клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән әнә шул хакта сөйләштек.7800
-
26 май 2022 - 07:58Фитомониторинг, проведенный Россельхозцентром Татарстана, показал засоренность посевов яровых культур Специалистами филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан проведено обследование яровых культур на засоренность посевов. Обследовано к концу второй декады мая в разных районах республики 6,8 тыс. га.7400
-
26 май 2022 - 07:54Укучылар арасында дару үләннәре җыю буенча ике призлы урын Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмасы вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты.19800
-
25 май 2022 - 20:12Сәнгать мәктәбендә – ачык дәрес Бүген, ягъни 25 май көнне, район сәнгать мәктәбенең баян классында әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрелде.23600
-
25 май 2022 - 15:36Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуена әзерлек эшләре дәвам итә Сабантуйның тантаналы ачылышына әзерлек инде күптәннән башланды.45400
-
25 май 2022 - 14:434 сыйныф укучылары беренче укытучылары белән саубуллашты
-
24 май 2022 - 13:49Сау бул, мәктәп!
-
26 май 2022 - 09:31Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне Россия эшкуарлары көне белән чын күңелдән котлыйм!Әлеге бәйрәм - үз эшләрен оештыра һәм үстерә алучы, инициативалы, актив һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның үсеше өчен үз тәҗрибәсен һәм иҗади ресурсын кулланучы, яңа эш урыннары булдыручы эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!11600
-
26 май 2022 - 08:30Үзебез казып канализация кольцолары урнаштырабыз. размер - 1-1,5; 2 м. Тел. 89874083028, 890032542887300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55400
-
25 май 2022 - 15:36Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуена әзерлек эшләре дәвам итә Сабантуйның тантаналы ачылышына әзерлек инде күптәннән башланды.45400
-
24 май 2022 - 17:33Прокуратура Тюлячинского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении водителя автомобиля В Тюлячинском районе вынесен приговор водителю, который управлял автомобилем, будучи ранее неоднократно лишенным права управления транспортными средствами и не выполнивший законные требования сотрудников ОГИБДД о прохождении медицинского освидетельствования на состояние опьянения.38900
-
24 май 2022 - 21:30Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан акчалата премия сертификатларын кабул итеп алдылар Бүген, ягъни 24 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан”, “Игенче”, “Август – Теләче”, “Алан” ширкәтләре һәм “Низамов М.Х” крестьян-фермер хуҗалыгы басу-кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.38900
-
25 май 2022 - 13:1790 яшендә дә хезмәттә әле ул Олы Мәтәскә авылында яшәүче Асиәбикә апа Сафиуллина үзенең туган көнен билгеләп узды.32900
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+