Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балалар иминлеге өчен

Бүген, 26 февраль көнне, “Таттехконтроль” акционерлык җәмгыяте бинасы каршында район мәгариф бүлеге карамагындагы мәктәп автобусларына техник карау үткәрелде.

Әлеге традицион чара елга ике тапкыр - язгы һәм көзге айларда үткәрелә. Бү көнне  алтмыш пункттан торган категория буенча мәктәп автобусларының  төзеклегенә бәя бирелде.

Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та катнашты һәм автобус йөртүчеләр алдында чыгыш ясап: “Республикада, шул исәптән районда машина паркы көннән-көн арта, Бу сездән икеләтә-өчләтә уяулык сорый. Чөнки сез тормышыбыз чәчәкләре, илебезнең киләчәге булган балаларыбызны, оныкларыбызны йөртәсез. Сезгә хөрмәтебез һәм ышанычыбыз зур. Алга таба да җаваплы һәм игелекле ишегездә уңышлар теләп калам”, - дип белдерде. 

Мәктәп автобусларына үткәрелгән техник карау барышы турында күбрәк “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев