Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Баландыш авылында булып узган балалар Сабантуеннан зур фоторепортаж

Баландыш авылында узган җомгада янә балалар Сабантуе гөрләде. Бишенче ел рәттән узучы милли бәйрәмгә балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп килә. Өлкән яшьтәгеләр оныкларына көч-куәт биреп тора. Баладышның балалар Сабантуе яшь сабый үскән кебек бик тиз зурая, масштабларын киңәйтә. Ә Сабантуйга нигез салучылар бертуган абыйлы-энеле Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар. Алар...

Баландыш авылында узган җомгада янә балалар Сабантуе гөрләде.

Бишенче ел рәттән узучы милли бәйрәмгә балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп килә. Өлкән яшьтәгеләр оныкларына көч-куәт биреп тора.

Баладышның балалар Сабантуе яшь сабый үскән кебек бик тиз зурая, масштабларын киңәйтә. Ә Сабантуйга нигез салучылар бертуган абыйлы-энеле Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар. Алар бу бәйрәмне башлап җибәрделәр һәм туктатмыйча дәвам итәләр.

Елдан-ел Сабантуйга матур бизәкләр өстәлә, төрледән-төрле кызыклы спорт ярышлары арта бара. Бәйрәм барышында һәр уенга чират торып катнаштылар, күңел ачтылар. Уеннарда җиңүчеләр исә зур бүләкләргә ия булды. Бу көнне бәйрәмгә килгән бер бала да бүләксез калмады, күтәренке кәеф белән таралышты.

Эльмира Әхмәтҗанова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев