Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Баландышлыларга оешканлык хас

8 октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән районкүләм халык иҗаты фестивале старт алды.

Ул муниципаль район башкарма комитеты  җитәкчесе карары нигезендә районыбызның яңадан торгызылуына  30 ел тулуына һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлегенә багышлап үткәрелә.

Баландыш авыл җирлеге үзешчәннәрне, тамашачыларны, быел Баландыш авылының нәкъ уртасында республика программасы нигезендә төзелгән  ял паркында уйнап, биеп-җырлап, авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм кул эшләре күргәзмәсе белән каршы алды. Биредә Баландыш, Урта Мишә авылларының уңган хуҗабикләр пешергән таба ашларын, бакча нигъмәтләрен, төрле тозлык һәм кайнатмаларны авыз итеп кенә карамыйча, сатып алырга да була иде. Сарык йоныннан  бәйләнгән оекбаш, бияләй, тегү, чигү ише кул эшләренең дә киң ассортименты  ярминкә-күргәзмәгә күпләп куелган иде.

Авыл мәдәният йортында узган концерта авылның олысы да, кечесе дә катнашты. Биш яшьтән - җитмеш яшькәчә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе, фестивальнең жюри рәисе Даут Иксанов азактан үзешчән артистларга рәхмәтен җиткерергә дип сәхнәгә күтәрелгәч, баландышлыларның бу юлы да зур оешканлык күрсәтүен һәм  жюри алдында лаеклы чыгыш ясауларын билгеләп үтте. Кыска, җыйнак, әмма тирән мәгънәләр салынган концерт программасында тарихи ядкарьләребез дә, җирле атамалар да калку күтәрелде, якташ язучыларыбыз, сәнгатькәрләребез Рашат Низами, Дания Гайнетдинова, Таһир Якупов һәм Фәрит Хатыйповларның иҗаты киң пропагандаланды.

Баландыш авылы мәдәният йортында узган халык иҗаты фестивале турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев