Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бәрәкәтле нигез булсын!

Яңа елның 4 гыйнвар иртәсендә, районыбызның Иске Җөри авылында ачылган гаилә йортында тәрбияләнүче балалар гына түгел, Иске Җөри авылы халкы да, ачылу тантанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар да куанычлы хисләр кичергәндер.

Әйе, нәкъ бу көнне узган елның ноябрь ахырында эшли башлаган, сәламәтлеккә һәм назга мохтаҗ булган балаларны сыендырган гаилә йортын ачу тантанасы булды. Тантанада Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатибы, ТР Диния нәзарәтенең социаль проектлары җитәкчесе, әлеге гамәлнең башында торучы Илдар хәзрәт Баязитов, Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Әхмәт хәзрәт Хаҗи катнашты һәм тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясадылар.
Яңа төр гаиләнең җитәкчесе, хуҗабикәсе Мәликә ханым Гыйльметдинова белдергәнчә, биредә ДЦПлы, даун, аутист, күрмәүче һәм ата-ана назыннан мәхрүм булган балалар яшәячәк.
- Шөкер, хыялыбыз тормышка ашып килә. Авыру балалардан тыш, биредә ятим балалар да тәрбияләнәчәк. Аларга махсус тәрбия бирү таләп ителә. Шуның өчен дә өй шартларына якын булган ятим балаларның гаилә йортын ачарга күптәннән ниятләп йөргән идек. Балалар үзләрен дустанә, ишле, зур бер гаилә булып сизсен иде. Биредә зур гаиләдәге кебек өч яшьтән алып уналты яшькәчә балалар тәрбияләнә. Җитди авырулары булуга карамастан, шат күңелле, бик хәрәкәтчән алар. Араларында яхшы мөгаләмә урнашып килә. Биредә эшләячәк коллективны бик җентекләп тупладык, -дип таныштырды яңа төр тәрбия йорты белән Илдар хәзрәт Баязитов.
- Минемчә, республикабызның Диния нәзарәте әлеге изге, җаваплы эшне районыбызның Иске Җөри авылында оештырып ялгышмый. Иске Җөри авылы халкы үзенең укымышлылыгы, дингә хәерхаклы мөнәсәбәттә булуы, тырышлыгы һәм ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Авыл Мишә буенда, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан. Балаларга сәламәт, яхшы кешеләр булып үсү өчен барлык шартлар да бар биредә. Без, җирле җитәкчеләр, авыл халкы, сезне ярдәмебездән ташламабыз, - дип белдерде район башлыгы Илдус Зарипов.
- Диния нәзарәте ятимнәрне бер түбә астына туплау белән генә чикләнеп калмыйча, башка төр тернәкләндер үүзәкләре дә ачарга җыена. Кызганыч, арабызда эчкечеләр дә, наркоманнар да, төрмәдә утырып чыгучылар да аз түгел. Әлеге гаилә йорты ачылу бик зур, бик җаваплы эш. Балаларга наз, игътибар кирәк. Илдар хәзрәткә, биредә хезмәт куячак хезмәткәрләргә бергәләп булышыйк! - дип чакырды республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Белгәнебезчә, Иске Җөридә өч ел элек кенә маһәбәт мәктәп бинасы ачылды. Районның элеккеге мөхтәсибе Фидәил хәзрәт Яруллиннан калган торак йорт, мәдрәсә бинасы - балаларга яшәү өчен бик яхшы шартлар бар монда. Биредә
тәрбияләнүчеләргә Мәликә ханым Гыйльметдиновадан ана назы тоеп, шушында киң-иркен болыннарда тәгәрәп-уйнап, физик һәм рухи яктан чыныгып үсәргә язсын. Азактан әлеге вакыйга уңаеннан "Туган авыл" кафесында мәҗлес оештырылды. Биредә тантанада катнашучылар белән беррәттән, гаилә йортында тәрбияләнәчәк сабыйлар да тәмле ризыклардан авыз итте, дини концертны тамаша кылды.
Фәнил
НИГЪМӘТҖАНОВ.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X