Теләче Информ

Баш батыр кем булыр?

6 июнь көнне район үзәге Теләчедә Сабантуй бәйрәме узачак. Килешәсездер, милли бәйрәмнең күрке булып татарча көрәш бәйгесе тора. Район Сабантуеның 24 нче батыры булып кем танылыр? Бүген татарча көрәшкә мөкиббән булган, әлеге спорт төрен сөюче район халкы булачак батыр турында бәхәс куерта, үзенең фаразын бирергә ашыга.

Соңгы биш елда район Сабантуенда кемнәр баш батыр булып танылып, тәкә алу бәхетенә иреште соң? Өстәвенә, соңгы өч елда район Сабантуенда баш батыр булып танылганнар мәйданнан машинага утырып кайтып китте. Хәзер соңгы биш елда район Сабантуенда баш батыр булып танылган көрәшчеләрнең исемнәрен исегезгә төшерәбез. Әлеге көрәшчеләр арасыннан иң титуллысы, мөгаен, Рамил Корбанов. Ул Теләче Сабантуенда биш тапкыр баш батыр булып танылган.
2009 елда - Илгиз Ибраһимов
2010 елда - Рамил Корбанов
2011 елда - Раил Нургалиев
2012 елда - Раил Нургалиев
2013 елда - Зөлфәт Ибраһимов
2014 елда - Раил Нургалиев
Ә район Сабантуеның беренче батыры Баландыш авылы көрәшчесе Раиф Мифтахов. Ул 1993 елда "Ока" автомобиле белән бүләкләнде. 1995 елда Фоат Шәйдуллин "Урал" мотоциклына лаек булды. Бераз соңрак Вил Усманов, абыйлы-энеле Азат белән Тәфкил Шәйхетдинов, Зөлфәт һәм Илгиз Ибраһимов, Фәннур Мөхетдиновның да батыр калган еллары булды.
Быел төп көрәш бертуган Зөлфәт һәм Илгиз Ибраһимовлар, Илдар һәм Раил Мараковлар, Раил Нургалиев, Тәфкил Шәйхетдинов һәм Рамил Корбановлар арасында баруы ихтимал. Кем белә? Көрәштә көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккалый. Теләче Сабантуенда татарча көрәш элек-электән кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Шуңа да ул бездә беренче номерлы спорт төре булып санала. Шулай ук көрәшергә дип башка районнардан килгән көрәшчеләрне дә мәйданга кертмәскә хакыбыз юк. Киресенчә, аларның чыгышы бәйрәмебезне баетачак кына.
Фәнил Гаязов .

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: