Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Башта - күпер, аннары - юл…

Бу көннәрдә Лесной һәм Югары Мәтәскә авылларына баручы юлда урнашкан күпер төзекләндерә.

Төзекләндерү эшләрен ачык типтагы “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы Теләче бүлеге төзүчеләре башкара. Биредә юл мастеры Фәнис Шәрипов җитәкчелегендәге бригада хезмәт куя. Без аларны 25 метрлы суүткәргеч торбаны монтажлаган чакта фоторәсемгә төшереп алдык.

Суүткәргеч торба үзе бер-берсенә беркетелгән бетон плитәләрдән гыйбарәт. Киләчәктә яңгыр, язгы кар, урман эчендәге чишмә сулары шушы бетон торба аша узачак. Лесной, Олы Мәтәскә авылы халкы, әлеге юл белән Арча районына баручылар төзекләндерү эшләре барышында вакытлыча ясалган юлдан үтеп йөриячәк.

- Әлеге юлда тагын ике суүткәргеч торба куячакбыз. Бу алдан аяк киенү була инде. Иртәме-соңмы, Олы Мәтәскә - Лесной юлы төзекләндереләчәк. Төзекләндерү эшләренең беркадәре былтыр алып барылса, бер өлеше быел башкарылыр дигән ышаныч бар, - дип таныштырды мине юл мастеры Фәнис Шәрипов төзүчеләрнең алдагы планнары белән.

Узган җомгада җәмгыятьнең Теләче бүлеге эшчеләре, механизаторлары Казаклар авылын “урталай ярып” узучы асфальт юлдагы чокыр-чакырны, ярыкларны ямау белән мәшгуль иде. Юл мастеры Райнур Гыймаев әйтүенчә, язын температураның кискен үзгәреп торуы чокырчакырларның, ярыкларның күп барлыкка килүенә китергән. Чокыр-чакырны, ярыкларны ямау - асфальт юлның гомерен озайту өчен мөһим. “Коллективта сыналган, үз эшләрен биш бармагыдай белгән һәм җиренә җиткереп башкара торган хезмәткәрләр эшли”, - диде юл мастеры Райнур Гыймаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев