Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бер айдан төгәлләнә

11 апрель көнне район Советының утырышлар залында терлекчелек буенча беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә булып үтте. Хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, ферма мөдирләре һәм ясалма орлыкландыру техниклары чакырулы булган сөйләшүдә район муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Соңгысы тирән анализлы доклад белән чыкты. Аның тарафыннан кышлату чорында гына түгел, алга таба да хезмәтне алдынгы технологияләргә нигезләнеп оештыруга һәм югары продукция җитештереп сату бурычы куелды. Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерү күрсәткечләре бик чуар. Беришләренең күрсәткечләре арасындагы аерма хәтта ике тапкырга җитә. Җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Нирус" ширкәтләре, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Баландыш, Олы Мишә бүлекчәләрендә һәр сыердан 18-19 килограмм сөт савып алуга ирешкәндә, бериш бүлекчә һәм хуҗалыкларның бер сыердан 8-9 килограмм гына сөт савуы һич тә аңлашылмый. "Сәбәп нәрсәдә?" - дип идарә җитәкчесе сорауны хуҗалык белгечләренә турыдан-туры куйды. Бу очракта һәр хуҗалык җитәкчесенең, зоотехникның, мал табибының, ферма мөдиренең, ясалма орлыкландыру технигының үз вазифаларына төшкән җаваплылыкның үтәлеше чамалы булуы күренә. Сыерларны ясалма орлыкландыру тиешле югарылыкта оештырылмавы нәтиҗәсендә планлаштырылган бозауның алынмавы, сыерларның чисталыгына, яшь терлекләрнең һәм көтү сакланышына игътибар җитеп бетмәве чигенеп эшләүләргә сәбәп.
Докладчыны һәм белгечләрне игътибар белән тыңлагач, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов:
- Язгы кыр эшләре башлануга карамастан, терлекчелек өлкәсенә дә игътибарны киметмәү зарур. Кышлату чоры тагын бер айдан төгәлләнәчәк. Белүемчә, хуҗалыкларда терлек азыгы җитәрлек. Эш шартлары уңай. Һәр белгечнең үз алдына куйган максаты югары сыйфатлы продукция җитештереп сату исәбенә хуҗалык кассасына өстәмә акча кертү булырга тиеш. Шушы вакыт эчендә җиңнәрне ныграк сызганып эшләп, кышлату чорын матур күрсәткечләр белән тәмамлыйк. Җәйге чор турында әйтеп тә торасы юк. Ул вакытта җитештерүчәнлекне бермә-бер арттыру сорала, - диде.
Шактый киеренке шартларда барган киңәшмә күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Киңәшмәдә җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте җитәкчесе Хәбир Нуретдин улы Фәсхетдинов авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен ТР Президенты Указы нигезендә (23 март, 2015 ел, № УП-332) "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Моннан тыш, Хәбир Нуретдин улына терлекчелектәге беренче квартал эш нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган хуҗалык җитәкчесе буларак күчмә ат сыны һәм акчалата премия дә тапшырылды. Бүләкләрне ул муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов кулыннан кабул итеп алды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев