Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бер ызанга бер КамАЗ

Җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтеннән бүленеп чыгып, мөстәкыйль хуҗалык булып эшләүче “ Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыгы бүген нәтиҗәле эшчәнлеген алып бара.

Бүленеп чыкканга озак вакыт үтмәсә дә, шактый эшләр башкарылган. Остаханәдә ремонт эшләре алып барылган. Амбар хуҗалыгында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган. Ындыр табагында бүген дә төзекләндерү эшләре бара, административ бинада, ашханәдә байтак эш башкарылган. Эремә үзәген дә төзеп, уңышлы гына кулланалар Олы Мишәлеләр. Авыл хуҗалыгы машиналарының да бер өлешен яңарта алганнар. Хуҗалыкның тырыш хезмәтчәннәре бу көннәрдә терлек азыгы әзерләү белән мәшгүль. Егетләр иртәдән кичкә кадәр җитештерүчән хезмәттә.

Басу Олы Саурыш өстендә урнашкан. Хуҗалыкның баш агрономы Нияз Хайруллин белдергәнчә: “Терлек азыгының 80 проценты әзерләнгән. 490 гектар күпьеллык басуларыбыз бар. Җыеп аласы мәйдан 180 гектар. Техникаларыбыз төзек, һава торышы аяз, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә. Егетләр кайнар аш белән тәэмин ителә. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт кенә”.

Күпьеллыкларны теземнәргә Илнар Мансуров салып бара. Күрше район егете булса да, икенче сезонын хезмәт куя. Егылган массаны “Ягуар” комбайны белән Равил Шакиров КамАЗларга туратып, төяп бара. Равил кечкенәдән техникага гашыйк кеше. Мәктәптә укыганда ук, әтисе Рамил абыйга алмашка куәтле К-700 тракторы белән басу сөргәнен күпләр хәтерлидер. Тырыш егет нинди генә техникага утырса да, анда сыйфатлы, җитештерүчән хезмәт куя, эшен намус белән башкара. Тормыш иптәше Гөлфинә белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. КамАЗ йөртүчеләр - Самат Хәкимов, Илһам Рамазанов, Илфат Гайнетдинов. Соңгысы минем классташым. Илфат Саба аграр көллиятен тәмамлагач, армия сафларына алына, хезмәт итеп кайткач, бәхетне читтән эзләми. Әтисе үрнәгендә шофер хезмәтенә алына. Әтисе Госман абыйны белмәгән, танымаган кеше юктыр. Чөнки ул Ленин исемендәге кооперативлар берләшмәсенең иң алдынгы, иң тырыш шоферларының берсе. Эшен яратып, күңел биреп башкарды. КамАЗ автомашинасы һәрчак төзек, чиста-пөхтә булды. Алма агачыннан ерак төшми диләр бу очракта. Илфат Вамин-Теләче Агрофермасында УАЗ автомашинасы белән терлекчеләрне, савымчыларны эшкә йөртте. Соңгы елларда КамАЗ машинасында хезмәтен дәвам итә. Төп йортта тормыш иптәше Гөлүсә белән кызлар үстерәләр. КамАЗ автомашиналары белән беррәттән МТЗ-1221 тракторы белән тәҗрибәле механизатор Дилүс Шәймарданов яшел массаны ташуда катнаша. Ел әйләнәсе җитештерүчән хезмәттә. Язын басукырларны эшкәртә, кышын юл ача, ферма хуҗалыгында хезмәт куя. Кайткан терлек азыгын егәрлекле тракторлар белән К-700 маркалысында Илфат Зәкиев һәм Т-150 тракторында Ирек Габидуллин таптатып торалар. Егетләр бу эшне намус белән башкара, чөнки яхшылап тапталмаса, бозылырга мөмкин. Әзерләгән азыкны кыш көне бәрәкәтле ашатырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев