Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Беренче сайлаучыга - 90 яшь

Олы Мәтәскә авылында урнашкан 2685нче номерлы сайлау участогында бүген 434 кеше үзенең тавышын бирәчәк, сайлау бу участокта иртәдән бик актив рәвештә башланды. Беренче сайлаучы иртәнге 7дә үк сайлау участогының ишек төбенә килеп баскан иде инде.

Ул, тиздән 90 яшен тутырачак Олы Мәтәскә авылыннан Зәйтүнә апа Әхмәтсафина.

Беренче сайлаучыга әлеге уастокның комиссия рәисе Илсур Гыйбадуллин бүләк тапшырды һәм рәхмәтләрен ирештерде.

Ә Зәйтүнә апа урнага беренче бюллетеньне дога кылып, хәер фатихасын биреп салды.

Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев