Теләче Информ

Безгә телевизор күрсәтүчеләр (Шәмәрдән телеүзәге турында)

Шушы көннәрдә Шәмәрдән радиотелеүзәгенә 20 ел тулды. Кайсы гына йортка кермә, һәрберсендә «зәңгәр экран»нар берәү генә түгел, хәтта берничә. Телевизор карарга олысы да кечесе дә ярата. Безгә телевидение каналларын трансляцияләүче радиотелеүзәк белән мин дә якыннан таныштым. Шәмәрдән бистәсендә урнашкан бина эченә ансат кына кереп китәрмен димә, капка төбендә сакчы белән...

Шушы көннәрдә Шәмәрдән радиотелеүзәгенә 20 ел тулды. Кайсы гына йортка кермә, һәрберсендә «зәңгәр экран»нар берәү генә түгел, хәтта берничә. Телевизор карарга олысы да кечесе дә ярата. Безгә телевидение каналларын трансляцияләүче радиотелеүзәк белән мин дә якыннан таныштым.

Шәмәрдән бистәсендә урнашкан бина эченә ансат кына кереп китәрмен димә, капка төбендә сакчы белән усал эт тора. Ишек алдына узуга тирә якта күккә сузылган агачлар, мачта каршы алды. Радиотелеүзәк үзенең уңайлыгы, матурлыгы белән дә истә калды. Һәр җирдә пөхтәлек хөкем сөрә, гөлләр үсә. Бинаның икенче катында шкаф формасында бик күп аппаратура тезелеп киткән. Телефон янында дежур хезмәткәр утыра. Стенага куелган күп экраннар аша әлеге хезмәткәр ТВ каналларны күзәтә.

Телеүзәк булдыру зарурлыгы 1980 елда барлыкка килә. Бу мәсьәләне Саба, Кукмара, Балтач районнарында яшәүчеләр исеменнән халык депутаты Туфан Миңнуллин күтәреп чыга. Үзәк Кукмара районында төзелергә тиеш булса да, соңыннан Шәмәрдән бистәсенә күчерелә. 1991 елда төзелешнең барышын, район гына түгел, республика җитәкчелеге дә үз җаваплылыгына ала. Төзелеш эшләрен «Казаньхимстрой» оешмасының ПМК-2 трестасы башкара. Финанс җитмәгәнлектән, төзелеш эшләре туктатылып тора. 1995 елда янә төзелеш эшләре башланып, тиз арада телеүзәк сафка баса. 252 метрлы мачтаның конструкцияләре вертолет белән урнаштырыла.

Россия телерадиотапшырулар челтәренең республика филиалының Шәмәрдән цехы начальнигы Айрат Хаҗиевка үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

- Айрат Шаһимуллович сезнең эшчәнлек нидән гыйбарәт?

Безнең коллективта 25 кеше эшли. Хезмәткәрләр югары техник белемле. Бер смена тәүлек буе эшли. Алар халыктан кергән гозерләрне язып бара. Иртә таңнан инженерлар, электромеханиклар кимчелекләрне бетерү өчен юлга кузгала. Тормыш булгач, еш юлда булырга туры килә. Мәсьәлән, авылда ут булырга мөмкин, мачтаныкы сүнгән була. Шунлыктан, сигналлар килү туктатыла. Һава торышы да, йогынты ясамый калмый. Радио, телевизион тапшыруларның озакка өзелү мөмкинлеге юк. Мачта ут бетсә, икенче линиядән дизел генераторы ярдәмендә ут бирелә.

- 2014 елда башлап «Летай» абонентлары һәм спутник тәлинкәләре булмаган гаиләләр дә телевизордан түләүсез 10 канал карый ала иде. Хәзер аларның саны - 20. Киләчәктә, каналлар саны тагын да артуы көтеләме?

- Әйе, яңа теливизорлар-ның үзендә приставка бар. Искерәк модельле телевизорларга махсус приставка сатып кына алырга кирәк. Бүген, түләүсез, сыйфатлы 20 канал карау мөмкинлеге бар. Үткән ел, икенче мультиплекс составындагы «Пятница» каналын да трансляцияләү башланды. Алга таба, региональ каналлар арасыннан Россия+Татарстан, ТНВ һәм безнең аша «Саба дулкыннары», «Теләче» телевидениясен трансляцияләү буенча да эш бара.

- Сезнең үзәк янында урнашкан 252 метрлы мачта бар авылларга да сигналны җиткереп бетерә аламы?

- Безнең аша 9 район ТВ карый, радиотапшыруларын тыңлый ала. Әлеге районнарда барысы 33 мачта тора. Теләче районына 33 мачтаның 3се туры килә. Ул телеүзәк мачтасы биреп җиткерә алмаган сигналларны җиткерә. Шунысын да әйтү кирәк, мачталар билгеле бер урыннарга, сигналлар начар тотыла торган урыннарга урнаштырыла. Гади итеп кенә әйткәндә, спутник тәлинкәләре аша сигнал кабул итеп алып, бездә урнашкан техник җиһазлар ярдәмендә тавыш, сурәт тагын да яхшыртылып мачтларга сигнал кире җибәрелә. Урыннардагы мачтлар үз чиратында сигналларны кирәкле урынга җиткерә.

Телеүзәктә инженер вазыйфасын башкаручы Рамил Җаббаров яшьлегендә югары уку йортын тәмамлап бирегә эшкә кайта. Шуннан бирле ул радиотелеүзәктә хезмәт куя. Үз эшен яратып башкара Рамил абый. Үзәктә урнашкан исәпсез, хисапсыз техник җиһазларны төзәтү, көйләп җибәрү аңа берни тормый. «Бу өлкәдә эшләргә сәләт һәм кызыксынучанлык кирәк»,- дигән фикердә Рамил абый.

Шәмәрдән бистәсендә урнашкан мачта республикада иң зурлардан санала. Киләчәктә, ТВ каналларны HD форматы аша да карау мөмкинлеге булыр дигән фикердә биредә эшләүчеләр. 395 торак пунктан,178219 кешегә, телевизион программалар карау һәм радио тыңлау мөмкинлеге биргән Шәмәрдән радиотелеүзәгенә алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.

Эльмира Әхмәтҗанова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: