Безне бүләкләделәр
22 апрель көнне “Казан Экспо” күргәзмәләр залында 2020 ел йомгаклары буенча “Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2021 елда бурычлар турында” Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы булып үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барган утырышта әлеге теманы яктыртып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, җаваплылыгы чикләнгән “КЭР - Холдинг” идарәче компаниясе” ширкәте генераль директоры Хәмис Махянов, “Милли газомотор ассоциациясе” ассоциациясе башкарма директоры Василий Зинин, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Михаил Иванов чыгыш ясады. Утырышта йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.
Утырыш азагында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча уңышлы эшләгән оешма-предприятиеләрне, муниципаль берәмлекләрне һәм әлеге теманы актив яктырткан массакүләм мәгълүмат чараларын, матбугат үзәкләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең “Теләче” газетасы да бар иде. Без энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру темасын актив рәвештә һәм зур һөнәри осталык белән яктырткан өчен Диплом белән бүләкләндек. Бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев