Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген, 15 сентябрь көнне Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримованың туган көне. Тәбриклибез!

Бүген, 15 сентябрь көнне Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, "Урак һәм Чүкеч" алтын медале иясе Гөлбикә апа Кәримова үзенең туган көнен билгеләп уза. Данлыклы хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, җаваплыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте генераль...

Бүген, 15 сентябрь көнне Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, "Урак һәм Чүкеч" алтын медале иясе Гөлбикә апа Кәримова үзенең туган көнен билгеләп уза.

Данлыклы хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, җаваплыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте генераль директоры урынбасары Айрат Шәрифуллин котлады.

Гөлбикә ханым 15 яше тулуга терлекчелек тармагына эшкә килә. 42 ел эшләү дәверендә эшләмәгән хезмәте калмый. Чиләкләп тирес түккәнен, иңнәренә күтәреп печән, салам ташыганы бүген генә булган кебек.

- Өйгә йокларга гына кайта идек. Шөкер эшләгәнемне күрә, аны кадерли белделәр, - диде ул үзенең данлы хезмәт елларын тагын бер кат искә төшереп.

Зур бүләкләргә лаек булган алдынгы сыер савучы бүгенге тормышына шөкер итеп,якыннары янәшәсендә гомер кичерә.

Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев